Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкләр

ТР икътисад министрлыгы, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Уполномоченный, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы һәм бизнес вәкилләренең узган атнада Лаешта үткән күчмә очрашуында сүз эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында барды. ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән аерылып торуын билгеләп үтте - ул кече һәм урта...

ТР икътисад министрлыгы, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Уполномоченный, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы һәм бизнес вәкилләренең узган атнада Лаешта үткән күчмә очрашуында сүз эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында барды.

ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән аерылып торуын билгеләп үтте - ул кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен билгеләнгән федераль фондның 10 %ын үзенә ала.

Артур Сергеевич 2015 елда планлаштырылган финанс ярдәме программаларына тулырак тукталды.

-Безнең флагман - ул лизинг-грант. Алучы сыйфатында эш башлаучы фермерлар, гаилә терлекчелек фермалары, авыл хуҗалыгы продукциясе кулланучы кооперативлар, терлек чалу цехлары булырга мөмкин. Бу категорияләр лизинг килешүе бәясенең 50 %ына кадәр субсидия ала алалар. Эш башлаучы фермерлар өчен субсидия күләме өч миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Аннан соң сәнәгать парклары, сәнәгать мәйданчыклары, җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт идарәсенең режимлы объектлары резидентлары килә. Аларга лизинг килешүе бәясенең 30 %ыннан (эшләүче эшмәкәрләргә) 40 %ына (эш башлаучыларга) кадәр компенсацияләнә. Эш башлаучы эшмәкәрләргә ике миллион сумга кадәр, бер елдан артык эшләүчеләргә биш миллионга кадәр субсидия бирергә планлаштыралар. Кече һәм урта бизнесның башка категорияләре 2014 ел шартлары буенча субсидияләнә. Шуны әйтергә кирәк, Лаеш районында сәнәгать мәйданчыклары үсешенә зур игътибар бирәләр.

Сәнәгать мәйданчыклары резидентларының иң популяр программасы - җайланмалар сатып алуга тотылган чыгымнарга субсидия алу. Аны сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентлары, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары - төбәк Инжиниринг үзәге хезмәтеннән файдаланучылар, режимлы объектлар резидентлары һәм башкалар ала ала. 2015 елда бу субсидиянең максималь күләмен өчтән биш миллион сумга кадәр арттыралар.

Тагын бер кызыклы программа - кредитлар буенча процентларга субсидия. Монда бизнес-проектларны өстенлекле тармакларда: җитештерүдә, авыл хуҗалыгында, төзелеш, транспорт, элемтәдә гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшмәкәрләр яклау таба. Бер алучыга ярдәмнең максималь күләме 1 миллион сумга кадәр.

Микрозаймнарны өстенлекле тармакларда мәшгуль кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ала ала. Займның максималь суммасы - бер миллион сум. Процент ставкасы - елга 10 %ка кадәр. Шуны әйтергә кирәк, бу шартлар бик уңайлы. Кредит срогы - өч елга кадәр. Залог тәэмин итүче сыйфатында күчемсез милек, автотранспорт һәм башка сатуга чыгарырлык милек булырга мөмкин.

-Бу ел икътисади планда киеренке булачак. Республика һәм район җитәкчелегенә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин. Ул эшмәкәрләрне санап үтелгән программаларда катнашырга чакырды.

Очрашуда эш башлаучы эшмәкәрләр тап була торган проблемаларга аерым игътибар бирелде. "Бизнес нация" порталы директоры урынбасары Рамил Яруллин бизнеста беренче адымнарны ясаучыларга киңәшләрен бирде. Бу турыда газета сайтында видеосюжет карагыз.

Артур Николаев: "Сәнәгать мәйданчыклары резидентлары булыгыз һәм сез бөтен төр дәүләт ярдәмен алырсыз" .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево бизнес