Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фаҗигадән котылып булды. Тик нокта куярга иртәрәк

Узган чәршәмбе көнне Ташкирмән тирәсендә коткару операциясе барышында Петровский утравы каршысында Кама боз әсирлегенә эләккән боз астыннан балык тотарга яратучы төркем ярга чыгарылды. 14 балыкчы булган боз кисәге аерылып китү гадәттән тыш хәл китереп чыгара. Коткаручыларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә фаҗигадән котылып булды. Бозда маҗаралар эзләүчеләрнең барысы да өйләренә исән-сау...

Узган чәршәмбе көнне Ташкирмән тирәсендә коткару операциясе барышында Петровский утравы каршысында Кама боз әсирлегенә эләккән боз астыннан балык тотарга яратучы төркем ярга чыгарылды.

14 балыкчы булган боз кисәге аерылып китү гадәттән тыш хәл китереп чыгара. Коткаручыларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә фаҗигадән котылып булды. Бозда маҗаралар эзләүчеләрнең барысы да өйләренә исән-сау әйләнеп кайтып җитте. Тик нокта куярга әле иртәрәк. Сулыкларга тартылган кешеләрнең саны көннән-көн арта гына. Алар аның ныклыгына ышанмый торып бозга керәләр һәм шуның белән үз гомерләрен куркыныч астына куялар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте искәртә, бер җәяүле имин хәрәкәтләнсен өчен боз калынлыгы ун сантимердан да ким булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев