Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фермерлар Гафур Зариповка һәм Роза Исхаковага медаль тапшырдылар

Бу тантаналы вакыйга Татарстан Республикасы фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының XVII съезды үткән игенчеләр сараенда булды.

Форумда катнашучылар хуҗалык итүнең кече формаларының узган елдагы эшенә йомгак ясадылар. Уңышларга ирешкән крестьян-фермер хужалыклары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары берләшмәсе һәм башкалар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Лаеш районы фермерлары Гафур Зарипов һәм Роза Исхаковага Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүләре, күп еллар намуслы хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү - икътисадта югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен "Атказанган фермер" исеме бирелде. Моннан тыш алар шул исемдәге медаль белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район