Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Әфганстан – йөрәк ярам”

12 февраль көнне Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбендә "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән чара үткәрелде. Тирән эчтәлекле, тәрбияви, уйланырга мәҗбүр иткән бу чарага укучылар җитди итеп әзерләнделәр, җитәкчеләре Насыйрова Әлфия Хәмис кызының һәрбер сүзенә игътибарлы булдылар. 7 һәм 9 сыйныф малайларының, булачак солдатларның чыгышлары тамашачыларда горурлану хисләре уятты....

12 февраль көнне Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбендә "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән чара үткәрелде. Тирән эчтәлекле, тәрбияви, уйланырга мәҗбүр иткән бу чарага укучылар җитди итеп әзерләнделәр, җитәкчеләре Насыйрова Әлфия Хәмис кызының һәрбер сүзенә игътибарлы булдылар. 7 һәм 9 сыйныф малайларының, булачак солдатларның чыгышлары тамашачыларда горурлану хисләре уятты.

Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

Әфганстанда барган сугышчан хәрәкәтләреннән совет гаскәрләрен чыгарганга 27 ел вакыт узса да, Татар Янтыгы авылының 5 егете: Шакиров Камил Миннегалим улы, Гарәфиев Рәис Вагыйз улы, Габдуллин Илдар Хәбибулла улы, Хафизов Фидаил Барый улы, Хәмидуллин Рифкать Мәхмүт улы ул вакыйгаларны оныта алмый. Камил абый, Илдар абый, Рәис абый бер үк көнне хәрби хезмәткә китә. Авыл халкы бер көндә - 1982 елның 30 мартында өч улын Әфганстанга озата.

Кызганыч, Гарәфиев Рәис белән Хәмидуллин Рифкать инде безнең арабызда юк. Бәлки, аларның бу дөньядан иртә китүләренә Әфганстанда алган йөрәк яралары да сәбәпче булгандыр. Шакиров Камил һәм Габдуллин Илдар абыйлар бүгенге көндә авылда яшиләр.

Шакиров Камил 1982 нче елның 9 маенда, Бөек Җиңүнең 37 еллыгы көнне хәрби ант кабул итә. Хәрби антта мондый юллар да була: " Әгәр кирәк булса, мин чит илләрдә яшәүче тыныч халыкның тормышын, тынычлыгын саклауда интернациональ бурычымны үтәргә сүз бирәм". Бу сүзләрне Камил абый бүген дә бик яхшы хәтерли, чөнки антына тугры кала.

Таҗикстанда өч ай хәрби өйрәнүләр узганнан соң, Габдуллин Илдар абый эләккән хәрби частьны Әфганстанга кертәләр. Монда алар Кабул шәһәренә илтә торган юлны дошманнардан саклый. Юлдан Әфганстан халкына Советлар Союзыннан азык-төлек, кием-салым, төрле медикаментлар һәм яшәү өчен кирәк башка әйберләр төялгән КамАЗ машиналары үтә. Бу машиналарны юкка чыгару өчен дошманнар әледән-әле һөҗүм итеп торалар. Шулай ук алар частена күперне саклау бурычы да куела. Күпер өзелсә, кирәкле машиналар урыннарына барып җитә алмыйлар. Алай була калса, андагы халык ач-ялангач кала дигән сүз. Шуңа күрә аларга һәрчак уяу булырга кирәк.

Илдар абый да, Камил абый да тырыш, игелекле кешеләр. Үз балаларына гына түгел, авылда үсеп килүче яшь буынга һәрвакыт үрнәк булып торалар алар.

Р.Гарәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевкий район