Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гадәти көнне ничек бәйрәмгә әйләндерергә

Урам көннәре үткәрү гадәти күренешкә әверелде. Әмма аны һәр юлы көтеп алалар, аңа әзерләнәләр. Лаешта чираттагы бәйрәм хәзер Лебедева исемен йөрткән, 70нче елларда төзелгән №42, 44 һәм 46 күп квартирлы йортлар ишегалдында үтте. Каеннарга эленгән шарлар, урамга куелган озын өстәл һәм яңгыраган музыка монда ниндидер вакыйга булуын искәртә. Үтеп баручыларның...

Урам көннәре үткәрү гадәти күренешкә әверелде. Әмма аны һәр юлы көтеп алалар, аңа әзерләнәләр. Лаешта чираттагы бәйрәм хәзер Лебедева исемен йөрткән, 70нче елларда төзелгән №42, 44 һәм 46 күп квартирлы йортлар ишегалдында үтте.

Каеннарга эленгән шарлар, урамга куелган озын өстәл һәм яңгыраган музыка монда ниндидер вакыйга булуын искәртә. Үтеп баручыларның кайберләре тукталдылар һәм монда яшәүчеләргә кушылдылар, икенчеләре елмаеп карап тордылар һәм юлларын дәвам иттеләр. Ә янәшә йортлардагы кешеләр ишегалды аша үткән яңа гына асфальтланган юлга җыелдылар.

-Сез "Путь Ленина" совхозы эшчеләре өчен төзелгән йортлар территориясендә торасыз, - дип хәбәр итте Урам көнен оештыручы һәм алып баручы, "Үзәк" ТОСы рәисе Вера Баннова. - Аларда дүрт сугыш чоры баласы һәм тыл хезмәтчәне Миңнегөл апа Сафина яши. Александра һәм Михаил Голубевлар гаиләсе яшьләргә яхшы үрнәк. Совхоз фермасында озак еллар сыер савучы булып эшләгән Татьяна Степановага һәм Зинаида Ларинага зур рәхмәт әйтәсе килә. Монда талантлы һәм эш сөючән халык яши, бу бәйрәмне без алар өчен үткәрәбез.

Бу йортларда яшь гаиләләр күп, димәк балалар да шактый. Урам көнен оештыручылар алар өчен уен зонасы булдырганнар. Өлкәннәр үзешчән артистлар чыгышын караганда, балалар рәхәтләнеп аркан тартыштылар, "атларда" чабыштылар, шигырьләр сөйләделәр, кыскасы, бер минут та тик тормадылар.

Әмма концерт, уеннар һәм бергәләп чәй эчү - чараның бердәнбер максаты түгел. Форсаттан файдаланып - барысы бергә еш җыелмыйлар - яшәүчеләр җитди мәсьәләләр хәл иттеләр. Мәсәлән, йортлар буенча җаваплы кешеләр сайладылар. Районның җәмәгать берләшмәләре эшен координацияләү советы рәисе Илгизә Тимершина бу микрорайонда аптека ачу мәсьәләсенең ничек хәл ителүе турында сөйләде.

-Әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар грант акчаларына барлыкка килгән балалар мәйданчыклары өчен ТОСларга рәхмәтлеләр, - дип басым ясады Илгизә Нәҗиповна. - Яткан таш мүкләнә, йөргән таш шомара .Әйдәгез, бергәләп үзебезнең проблемаларны хәл итик.

Районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов та шәһәрне төзекләндерү өчен анда яшәүчеләрнең җаваплылыгы турында әйтеп үтте. Лаеш башкарма комитетының яңа җитәкчесе Илшат Тимербаев хакимият һәм шәһәр халкының киләчәктә дә бергә эшләвенә ышануын белдерде.

ТОС, район мәдәният йорты һәм күп квартирлы өйләрдә яшәүчеләр бердәмлек һәм үзара эшчәнлекнең гадәти көннән бәйрәм ясап булуын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район