Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Узган чәршәмбедә ЗАГС бүлегенең никахларны теркәү залында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" Бөтенроссия бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Гадәт буенча бәйрәмнең төп вакыйгасы яратышып һәм аңлашып 50 ел бергә яшәгән гаилә парын хөрмәтләү булды. Быелның декабрендә Рождественода Русаковлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә. Аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" истәлекле медален...

Узган чәршәмбедә ЗАГС бүлегенең никахларны теркәү залында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" Бөтенроссия бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.

Гадәт буенча бәйрәмнең төп вакыйгасы яратышып һәм аңлашып 50 ел бергә яшәгән гаилә парын хөрмәтләү булды. Быелның декабрендә Рождественода Русаковлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә. Аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" истәлекле медален тапшыру тантанасында билгеләп үтелгәнчә, менә ярты гасыр инде әлеге гаилә авылдашлары өчен ярату, тугрылык һәм һөнәри бурычларына хезмәт итү үрнәге булып тора. Алар икесе дә иң кешелекле һөнәрләр вәкилләре. Гаилә башлыгы - табиб, ә аның тормыш иптәше - педагог. Яшь белгечләр Рождественога 1969 елда, вузлар тәмамлагач киләләр. Бүген Анатолий Иванович - ТРның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы, Казанның меңъеллыгы медале белән бүләкләнгән. Үз хезмәте өчен берничә тапкыр мактау грамоталары һәм рәхмәтләр белән билгеләнгән. Тормыш иптәше дә аннан калышмый. Үсеп килүче буыннар алдында хезмәтләре өчен Любовь Викторовна "Халык мәгарифе отличнигы" һәм "Хезмәт ветераны" исемнәренә лаек булган. Әмма алар иң яхшы бүләкләре дип үзләренең дәвамнарын саныйлар: ике искиткеч бала тәрбияләгәннәр, өч оныклары үсеп килә.

Гаилә парына "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" истәлекле медален иң изге теләкләре белән район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина тапшырды.

Гаилә һәм балаларның язмышның иң зур бүләге булуын бәйрәмгә бәләкәчләре белән килгән яшь парлар да үз үрнәкләре белән раслый. Чираттагы мәртәбә әти-әни булган өч гаилә парына ана (гаилә) капиталы алуга сертификатлар тапшырылды.

Бәйрәм күккә төрле төстәге шарлар очыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево