Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чыршылар кая китә?

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чыршылар кала. Ылыслы гүзәлне кая куярга-бу сорау торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен генә түгел, гади гражданнарны да борчый. Күп кеше агачны чүплеккә ташлый. Аны кулланган кешеләр дә бар. Газетабых чыршылар белән "аерылуның" иң яхшы юлларын тәкъдим итә.

Валентина, Лоншакова, пенсионер:

-Чыршы яки наратны бакчадагы агачларны ашлау өчен вакларга була.Яки терлек азыгына кушарга мөмкин. Кәүсәсеннән көрәк яки башка бакчада эшләү коралларына сап ясау яхшы.

Анна Аптралова, Лаешның 2 нче урта мәктәбе укытучысы:

-Чыршы бездә искечә Яңа елга кадәр тора. Аннан соң ирем аны кисәкләргә чаба, ә мин аларны сулы чиләккә салам һәм мунча миченә утыртам. Исе шаккаткыч! Бу төнәтмәне коенасы суга салам. Әйтерсең, урманда чыршы ботаклары өстендә ятасың, шундый рәхәт.

Ленара Сатдинова, Росреестрның Лаеш районы буенча әйдәүче белгече:

-Ә минем өйдә чыршы ел әйләнәсе. Ул чүлмәктә үсә- исеме араукария.

Любовь Васильева, Казан дәүләт университетының микрбиология факультеты инженеры:

-Чыршының кәүсәсен помидор төбенә кадап бәйләргә була. Энәләрен капкычка җыям. Яз көне алар белән түтәл өстен каплыйм, корткычлар тими. Табигать бүләге булган чыршының органик ашлама рәвешендә шунда кайту мөмкинлеге бар.

Мөнирә Ибраһимова, Лаеш үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы:

-Чыршы ботагын берничәгә сындырыгыз, өч литрлы банкага салыгыз һәм өстенә кайнар су коегыз. Берничә банкага ясарга яки чабып киләчәк өчен туңдырырга була. Өч көннән соң бу төнәтмәне гөлләрегезгә сибегез-гөлләр өчен моннанда яхшы дәва юк.

Андрей Гришин, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты:

-Шәхсән миндә барысы гади: ясалма чыршы куябыз. Бәйрәмнән соң ул балконга күчә. Ә менә дуслары белән фатирда яшәгән танышым чыршыдан бик җиңел "котылган". Аның дусларының берсе аны балконнан ыргыткан, ә ул астан алган, үтеп баручыларны "аннан барма, моннан үт, алайса башыңа төшүе бар" дип кисәткән.

Мария Серова, өй хуҗабикәсе:

-Ылыслы ванналарда коенырга була. Энәләрен җыегыз һәм киптерегез. Аларны чүпрәк янчыкта суыткычта яки балконда сакларга була. Ел дәвамында, ваннада юынганда, аларны сез суга өсти аласыз. Ылыс төнәтмәсен аңкауларны чайкау өчен дә файдаланырга була.

Чыршыларның бик тә "перспективалы", чүп булуы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уборка елки

2
X