Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакыйгалар үзәгендә яшәү

Үткән чәршәмбедә Лаеш КПСС райкомының элекке беренче секретаре Хәким Ямбулатов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте,ул районда 1965 елдан 1970 елгача эшли. Шушы вакыт эчендә Лаешта авыл хуҗалыгы техникумы, үзәк район хастаханәсе, балалар бакчасы, кафе һәм ресторан биналары, Кече Елгада һәм Пәрәүдә яңа мәктәпләр төзелә. Күп кенә колхозларда ремонт мастерскойлары, яшелчә...

Вакыйгалар үзәгендә яшәргә күнеккән ветеран лаеклы ялда да актив яшәү рәвеше алып бара. Яңа-лыклардан хәбәрдар булу, аңлаешлы сөйләм - Х.Ямбулатов һич кенә дә пенсионер картка охшамаган.

Ул 14 яшендә хәрби заводта токарь булып эшли башлый. Яшүсмер көненә 14-15 сәгать, ял көннәрсез өлкәннәр белән беррәттән дүрт ел станок артында тора. Аның хезмәт биографиясе шулай башлана. Хезмәт стажына кергән 55 елда Х.Ямбулатов берничә мәртәбә югары урыннар били, шул ук вакытта тормыш юлында очраган һәр кеше белән хөрмәтле мөнәсәбәт саклый. Тормыш матавыклары һәм кыенлыклары аны чыныктыра гына, кимчелекләрне генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең хезмәтләрен дә күрергә өйрәтә. "1953 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач мин Апас районында участок агрономы булып эшли башладым. Ул чакта минем машинам да, велосипедым да юк иде, - дип искә төшерә Хәким Рәхмәтуллович. - Кулымда сумка һәм җәяү!"

Яшь белгечнең тырышлыгын күрәләр һәм өч айдан машина-трактор станциясе баш агрономы итеп билгелиләр. Менә шуннан аның җитәкче вазифалары башлана да инде. МТСта техника мактанырлык булмый, аны график буенча басуларда арыш суктыру өчен колхозларга җибәрергә туры килә. Тиздән инициативалы белгечне Казанга - Совнаркомга, аннан соң КПСС өлкә комитетына авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары итеп алалар. Ә 1965 елда аны Лаеш районына җибәрәләр, монда аны пленумда партия райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Башта үз торагы булмый, шуңа күрә аның гаиләсе барак тибындагы кандалалы тулай торак бүлмәсендә яши. Мондый хәлне күреп секретарь ярдәмчесе Юсып Халитов Х.Ямбулатовка вакытлыча үз өенең бер бүлмәсендә яшәргә тәкъдим итә. Тынгы белмәс беренче секретарь башы белән эшкә чума. "Хәзер төзелеш алып бару җиңел - акча гына булсын, - дип әңгәмәдәшем хатирәләре белән уртаклашуны дәвам итә. - Ә бит ул чакта төзелеш материаллары белән, белгечләр белән проблема зур иде. Шуңа күрә төзелешне туктатмау өчен төрле хәйләләргә барырга туры килде".

Авыл хуҗалыгы зур игътибар таләп итә. Колхозларны күтәрүне Хәким Рәхмәтуллович иң мөһим бурыч дип саный. Һәм максатка ирешелә дә. 60 нчы еллар башына һәр гектардан уңыш 5 центнердан бераз гына артык булса, аның "беренче" вазифасында "бишьеллыгы" ахырына уңыш гектардан 17 центнерга күтәрелә. Савым да сизелерлек арта.

Х.Ямбулатов Лаеш районы Питрәчтән аерылганнан соң барлык район хезмәтләрен яңадан булдырырга, авыл хуҗалыгын күтәрергә һәм төзелеш алып барырга туры килгән хезмәттәшләрен рәхмәт хисе белән искә ала. Күп кенә җитди мәсьәләләр райбашкарма комитеты рәисе Дания Дәүләтшина, райкомның икенче секретаре Александр Корнеев, ремонт-механика мастерское директоры Геннадий Борищев, оештыру бюросы мөдире Александр Митрофанов катнашында хәл ителә. "Ул чакта Каипыда "Комбайн" колхозына җитәкчелек иткән Юрий Демидов көчле шәхес иде. Николай Малышев, Нина Катушенок - миңа бергә эшләргә туры килгән кешеләр исемнәрен тагын да санарга мөмкин булыр иде, - дип сөйләвен дәвам итә Хәким Рәхмәтуллович. - Хәзер сезнең районда кайгыртучан башлык эшли. Михаил Афанасьев район үзәген төзекләндерүдә һәм район үсеше өчен күп көч куйды. Моны ялагайлану димәгез".

Аның гадел һәм тырыш хезмәте лаеклы бәяләнә - ул берничә дәүләт бүләге иясе, шул исәптән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәттәге батырлык өчен" һәм башка медальләр.

70 яшендә лаеклы ялга китеп, Х.Ямбулатов шәһәр квартирының дүрт стенасында бикләнеп утырмый. Ул элекке хезмәттәшләре белән элемтәсен өзми, җәен рәхәтләнеп балалары дачасында хезмәт куя, оныкларын тәрбияли. Ул элеккечә нык, күңеле яшь, тирә-юньдәгеләр өчен дә энергия чыганагы булып тора.

Әңгәмә вакытында аңа еш кына телефон шалтыравына җавап бирергә туры килде - аны Д.Дәүләтшина, Ю.Демидов, В.Васильев һәм башкалар котлады. Премьер-министр Илдар Халиков телеграмма җибәргән. Юбилярны котларга район башлыгы М.П. Афанасьев килгән. "Алла бирсә, йөз яшьлек юбилейны дә билгеләп үтәрбез!" - Хәким Рәхмәтуллович киләчәккә оптимизм белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей история Ямбулатов

2
X