Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң мөһиме – вакытны югалтмау

Урып-җыю - ул кыштан ук башланган бик зур әзерлек эшенең төгәлләнүе. Игенчеләр техниканы әзерлиләр, ашлама кертәләр, технологик карталар һәм эш планнары төзиләр.

"Йолдыз" ЧҖҖ дә һәр агроысулның технологиясе еллар дәвамында эшләнгән. Кырларның баш технологы - 30 елдан артык стажы булган белгеч Гомәр Арслановның бу өлкәдә үз тактикасы бар. Хуҗалыкның язгы чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләве очраклы түгел. Кертелгән ашламалар күләме буенча да алар районда алдынгы урыннарда. Кырларны чүп үләннәргә, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү буенча да эш яхшы куелган. Монда чәчүлек игенчеләр алдында бурычлы булып калмый. Узган ел гектарыннан 30 центнердан артык ашлык җыелган. Быел да игенчеләр шундый ук нәтиҗәгә өметләнгәннәр. Әмма урып-җыю башында ук уңышның узган елгыдан кимрәк булачагы билгеле булган. Игенчеләр ничек кенә тырышмасыннар, табигать үз төзәтмәләрен керткән. Башакның тулы кыйммәтле формалашуы өчен бер нәрсә җитмәгән - ике яңгыр. Шулай булса да, игенчеләрнең бурычы элеккечә кала - басуларда үстерелгән уңышны җыеп алу.

-Бөртекле культуралар уңышы орлык һәм фураж фондына да, эшчеләр хезмәте өчен натуралата түләүгә дә, бурычларны каплауга да җитәргә тиеш, - дип ышана хуҗалык директоры Әсхәт Галиуллин. - Хәзер иң мөһиме - вакытны юкка әрәм итмәү.

Иген җыюның беренче көннәрендә суктыру темпы буенча "Йолдыз" районның берничә авыл хуҗалыгы предприятиесеннән калыша иде. Әмма игенчеләр реванш алды. Бу көннәрдә хуҗалыкка Аграр университеттан арендага алынган "КАСС" чит ил комбайны ярдәмгә килде, бу бер техникага туры килгән эш күләмен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде. Бүген басуларда берьюлы биш комбайн эшли. Уракны 20 августка төгәлләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, әгәр табигать комачауламаса.

Җитәкчелек сүзләре буенча, игенчеләргә ышанырга була. Күбесе читтән килеп эшләүчеләр булса да, алар намус белән эшлиләр.

Басуда эш темпы никадәр югары булса, амбарда хәл шулкадәр киеренкерәк. Әмма коллектив хәлне контрольдә тота. Кырдан кайтарылган бар ашлык, алдан чистартылып складларга урнаштырыла. Яңа уңышның беренче партиясе дәүләткә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уборка страда Йолдыз