Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ә сез безнең спортчылар өчен җан атарга әзерме?

Бүген Сочида XXII кышкы Олимпиада старт ала. 7 февральдән 23 енә кадәр Уеннарда 98 комплект бүләк уйнатылачак. Ә сез безнең спортчылар өчен җан атарга әзерме?

Рузалия Вәлиуллина, Лаеш балалар йорты директоры:
-Безнең илебез өчен йолдызлы сәгать җитүен түземсезлек белән көтәбез. Үзебезнең спортчылар өчен тулы составта җан атачакбыз, моны ышанып әйтәм. Безнең хезмәткәрләр арасында да, балалар арасында да шундый масштабтагы спорт җиңүләренә битарафлар юк. Үткән җәйдә Казанда булган яшьләр Универсиадасы барышында ук безнең зур спорт патриотлары булуыбыз ачык күренде. Иганәчеләр ярдәмендә без аны ачу һәм ябу тантанасында гына түгел, башка күп төр ярышларда да булдык. Кышкы Олимпия уеннарын телевизордан караячакбыз. Ә менә Паралимпия уеннарын үз күзләребез белән күрербез дип өметләнәбез. Безнең балалар йортының җи-де баласы Сочида онытылмаслык 14 көн үт-кәрәчәк. Бездә тәрбияләнүчеләр һәм шәхсән үз исемемнән иганәчеләребезгә - "Деловая Россия" һәм "Халык фронты" гомумроссия җәмәгать оешмаларының Татарстан төбәк бүлекләренә зур рәх-мәтләр белдерәм.
Марсель Миндубаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
-Өстәвенә спортчыларыбыз өчен бар гаиләбез белән җан атарга әзербез. Яшьлегемдә мин спортта зур уңышларга ирештем. Мәсә-лән, 13 яшемдә республика хоккей ярышлары йомгаклары буенча яхшы һөҗүмче дип танылдым. Россиянең төрле шә-һәрләре спорт мәктәп-ләренә чакыру алдым. Бүген хоккей уйнамыйм инде. Ә менә спортның бу төре фанаты булып калдым. Улым Азат 12 яшендә бокста яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ул чын җанатар да.
Зиннур Шакиржанов, Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсенең уку дисциплиналары буенча методисты:
-Сүз дә юк, җан атачакмын. Моннан тыш хоккей буенча, чаңгы ярышларында һәм җи-ңел атлетика буенча Россия җыелма командасы "алтын" алачак дип фаразлыйм. Болар минем яраткан спорт төрләрем! Кышкы Уеннарда Россия данын яклаячак безнең спортчыларның барысына уңыш һәм җиңүләр телим!
Галина Сергеева, пенсионер:
-Бәлки сәер дә тоеладыр, әмма үземнең яшьтәшләрем - пенсионерлардан аермалы буларак мин сериаллар карамыйм. Ә менә Сочидан репортажларны бик тә көтәм. Олимпиада вакытына телевизор пульты минем кулда. Спортчыларыбыз безнең өметне акларлар дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада Сочи старт