Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гражданнар оборонасы хезмәткәрләренең әзерлеген тикшерделәр.

Лаешта гражданнар оборонасы буенча эвакоорганнарның штаб тренировкасы үтте. Анда персоналның, техника һәм җайланмаларның эвакуация чаралары үткәрү өчен әзерлеге күрсәтелде. Алар эшен тикшерергә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы урынбасары Наил Гәрәев килде. Өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча ул "бурычларны үтәргә әзерләр" билгесе куйды. Балалар йортында...

Лаешта гражданнар оборонасы буенча эвакоорганнарның штаб тренировкасы үтте. Анда персоналның, техника һәм җайланмаларның эвакуация чаралары үткәрү өчен әзерлеге күрсәтелде. Алар эшен тикшерергә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы урынбасары Наил Гәрәев килде. Өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча ул "бурычларны үтәргә әзерләр" билгесе куйды.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр көмеш медальләр яулады.

Лаеш балалар йорты спортчылары Татарстанның балалар йортлары һәм интернатлары тәрбияләнүчеләре арасында чаңгы ярышлары буенча IV республика беренчелегендә гомумкоманда исәбендә икенче урын алдылар.

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярыш Минзәләдә үтте. Лаеш командасы уңышын 13 яшьлек Алена Никитина (тренеры - Марина Гайнетдинова) ныгытты. Үз яшь категориясендә шәхси беренчелектә ул көмеш медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X