Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гриппка каршы прививкалар файдасы турында берничә сүз

Лаеш үзәк район хастаханәсендә сентябрьдә башланган гриппка каршы вакцина ясау актив төстә бара. Катлауланулары белән куркыныч булган һәм ел саен районның йөзләрчә кешесен сафтан чыгара торган авыруны профилактикалау турында нигезле итеп Лаеш үзәк район хастаханәсенең эпидемиологик эш буенча баш табиб урынбасары Марина Идрисова сөйли. -Безгә Гриппол+ вакцинасының 3200 дозасы кайтты,...

Лаеш үзәк район хастаханәсендә сентябрьдә башланган гриппка каршы вакцина ясау актив төстә бара. Катлауланулары белән куркыныч булган һәм ел саен районның йөзләрчә кешесен сафтан чыгара торган авыруны профилактикалау турында нигезле итеп Лаеш үзәк район хастаханәсенең эпидемиологик эш буенча баш табиб урынбасары Марина Идрисова сөйли.

-Безгә Гриппол+ вакцинасының 3200 дозасы кайтты, алар беренче чиратта балалар өчен тәгаенләнгән. Вакцина үзебезнең илнеке, яхшы сыйфатлы. Аны кечкенә чактан ук ясарга була. Бүгенге көнгә район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 80% бала прививка ясатты. Вакциналау балалар учреждениеләрендә катгый төстә әти-әниләр рөхсәте буенча гына башкарыла. Әгәр сезнең балагыз мәктәпкәчә учреждениегә йөрми, ә сезнең балагызны грипп белән авырудан саклыйсыгыз килә икән, балалар консультациясенә, яшәү урыны буенча ФАП яки табиблык амбулаториясенә мөрәҗәгать итегез.

Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, "А" һәм "Б" вируслары таралу һәм шулар белән авыру фаразлана. Халык арасында иммун катлам булдыру һәм эпидемия таралуны булдырмас өчен прививкалар белән район халкының кимендә 30%ын колачларга кирәк. Куркыныч төркемгә керүчеләр - укытучылар, 60 яшьтән өлкәнрәк затлар, студентлар, призывниклар, медиклар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә, транспортчыларга аерым игътибар бирәбез. Шушы көннәрдә өлкәннәр өчен 6700 доза вакцина кайтачак.

Медицина ягыннан тыюлар юк диярлек, прививканы йөкле хатын-кызлар да ясата ала. Безгә прививкага рәхим итегез!

Куркыныч сезонда гриппны профилактикалау максаты белән интерферон, кагоцел тибындагы вируска каршы препаратлар, шулай ук иммуномодуляторлар, мәсәлән, иммунал эчәргә кирәк. Бу очракта сезгә нинди препарат туры килүе турында үзегезнең участок терапевты белән киңәшегез.

Әгәр өйдә грипп яки ОРВИ белән авыручы бар икән, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк: юеш чүпрәк белән җыештырыгыз, бинаны җилләтегез, фитонцидлар - суган һәм сарымсак ашагыз, маска киеп йөрегез. Масканы һәр ике сәгать саен алыштырыгыз.

Температура югары булганда өйгә табиб чакырыгыз, инфекция таратмау максатыннан балаларга мәктәпкә яки балалар бакчасына барырга кирәкми.

Лаеш үзәк район хастаханәсе табиблары һәркөнне грипп һәм ОРВИ белән авыру мониторингын алып баралар. Әгәр авырулар саны эпидемиологик бусаганы үтә икән, Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча уку йортларында һәм балалар бакчаларында карантин игълан ителергә мөмкин. Исегездә тотыгыз: авыруны булдырмауның иң яхшы ысулы - прививка!

Фото с сайта https://yandex.ru/images/#!/images/search?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев