Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районга су басу яныймы?

Март кояшы көннән көн ныграк җылыта. Күп тә үтмәс, елгалар боздан арчылыр. Синоптиклар фаразы буенча бу гадәттәгедән 5-15 тәүлеккә алдан булачак. Районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе әгъзалары язгы ташу чорында һәлакәтләргә юк куймау чараларын карап тикшерделәр. Белгечләр фикеренчә, хәл тулаем тотрыклы һәм контрольдә.

Февраль башында яуган карлар Куйбышев сусаклагычы запасын арттырды. Ул күпьеллык уртача нормадан артык түгел. Бу язгы ташуда суның аз булуын фаразларга җирлек бирә. Әмма күп нәрсә һава торышына һәм язгы явым-төшемгә бәйле булачак. Әгәр көннәр кинәт җылытып җибәрсә районның кайбер территорияләрен су басарга мөмкин. Мишә елгасы буенда урнашкан Сокуры, Столбище һәм Нармонка авыл җирлекләрендә су басу куркынычы бар. Иңкүлектә урнашкан Караишево, Обухово, Кызыл Ил авылларына да ташу зыян салуы бар. Лаешта Большая Садовая, К.Маркс урамнарын, Зеленый тыкрыгын да су басу ихтимал.

-Күпләп кар эрегәндә күңелсез нәтиҗәләрне киметергә мөмкин, - дип исәпли Лаеш районының гражданнар оборонасы буенча әйдәүче белгече Николай Сливков. - Яңгыр суы ага торган канауларны, өй яннары территорияләрен чистартыгыз, су агар урыннар булмаганда базлардан һәм подваллардан әйберләрегезне алыгыз, ком запасы булдырыгыз.

Язгы ташуга әзерлек февральдә үк башланган. Кар суларын тоткарлыкларсыз агызу өчен комиссия чаралар планы эшләгән. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре техника әзерлиләр, өйрәнүләр, халык белән әңгәмәләр үткәрәләр. Хәзер белгечләр гидротехник корылмалар һәм буаларны тикшерәләр, дамбаларны ныгыталар.

-Бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү аларны кисәтүгә караганда күпкә катлаулы. Узган язда һава торышының кинәт начарлануы су басу куркынычының чынлап та булуын күрсәтте. Күп нәрсә безнең бергә һәм белеп эш итүебездән тора, - дип раслый Лаеш районы буенча гражданнар оборонасы идарәсе начальнигы Александр Аникин. - Район халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Кар сулары ага башлагач язгы боз өстенә кермәгез. Шуны истә тотыгыз, андый бозның җимерелүе бар. Елгалар аша чыкмагыз, су юган текә яр өстендә тормагыз, боз тыгылган урынга якын килмәгез, боз кисәкләрен ярдан этмәгез, елга яки теләсә кайсы сулыкның тирәнлеген үлчәмәгез, боз кисәкләре буйлап йөрмәгез. Сак булыгыз. Үзегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паводок район рекомендации