Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гүзәл затлар өчен концерт

Лаешта Халыкара хатын-кызлар көнен зурлап билгеләп үттеләр. Район мәдәният йортының тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Кичә кунаклары арасында - балалары белән яшь әниләр, табиблар, укытучылар, пенсионерлар, эшмәкәрләр...бар. Бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләре күтәренке. Тантана бәйрәм тарихына, аны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләренә багышланган мини-фильм белән башланды. Лаеш районы башлыгы...

Лаешта Халыкара хатын-кызлар көнен зурлап билгеләп үттеләр.

Район мәдәният йортының тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Кичә кунаклары арасында - балалары белән яшь әниләр, табиблар, укытучылар, пенсионерлар, эшмәкәрләр...бар. Бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләре күтәренке.

Тантана бәйрәм тарихына, аны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләренә багышланган мини-фильм белән башланды.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев гүзәл затларны бәйрәм белән котлады.

-Сезнең район тормышында тоткан урыныгызны бәяләп бетергесез,- дип әйтеп үтте Михаил Павлович. - Авыл җирлекләре башлыкларының яртысыннан артыгы, район Советы һәм башкарма комитет составының зур өлешен хатын-кызлар алып тора. Сез -тырыш хезмәтчәннәр, балалар тәрбияләүдә зур җаваплылык та сезнең өстә. Сезнең планнарыгыз тормышка ашсын, кәефегез күтәренке, янәшәгездә ышанычлы ир-егетләр булсын.

Район башлыгы уңышларга ирешкән хатын-кызларга бүләкләр тапшырды. ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарындагы коммуналь гигиена буенча табиб ярдәмчесе Любовь Опарина Татарстан Президенты рәхмәтенә лаек булды.

Концерт үзе күңелле үтте. Яшь алып баручылар һәр номерны игълан иткәнче мини-сценкалар уйнадылар. Ә инде безнең артистлар беркемне дә битараф калдырмыйлар. Александр Агеев гүзәл затларга романслар бүләк итте. Мира Әхмәтханова тамашачыларны моңлы тавышы белән сөендерде. Алмаз Якупов татар көйләрен үзәкләргә үтә торган итеп башкарды. Әтиләрнең кызлары белән биюләре таң калдырды. Концертка килүчеләр аларны алкышларга күмделәр. Бәйрәмдә кызыклы һәм истә калырлык чыгышлар күп иде. Әниләр, әбиләр, апа-сеңелләргә котлау сүзләренең саны булмады.

Лаешта Халыкара хатын-кызлар көне шәп үтте. Концертка килгән һәр ханымның кәефе тагын да күтәрелгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район