Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык яшәеше иминлеге өстенлекле

Җирле хакимиятнең төп бурычлары - икътисадны, кече һәм урта бизнесны, яңа җитештерүне үстерү өчен территориядә уңай шартлар тудыру, ахыр чиктә барысы кешеләр яшәеше өчен. Рождествено авыл җирлеге уңышлары бу хакта ачык күрсәтә. Советның һәм авыл җирлеге башкарма комитетының 2016 елдагы һәм 2017 елның беренче яртысындагы эше турында башлык Сергей Михайлович...

Җирле хакимиятнең төп бурычлары - икътисадны, кече һәм урта бизнесны, яңа җитештерүне үстерү өчен территориядә уңай шартлар тудыру, ахыр чиктә барысы кешеләр яшәеше өчен. Рождествено авыл җирлеге уңышлары бу хакта ачык күрсәтә. Советның һәм авыл җирлеге башкарма комитетының 2016 елдагы һәм 2017 елның беренче яртысындагы эше турында башлык Сергей Михайлович Гуцу сөйли.

Рождествено авыл җирлегенә дүрт авыл керә, аларда 1175 кеше яши. Шуларның 625е эшкә сәләтле, 392се пенсионерлар. Җәйге чорда аларның саны ике тапкырга арта. Җирлек территориясендә түбәндәге учреждениеләр һәм предприятиеләр эшли: почта һәм саклык банкы бүлекләре, мәдәният йорты, китапханә, табиблык амбулаториясе һәм ике фельдшерлык-акушерлык пункты, Рождествено урта мәктәбе, балалар бакчасы, алты кибет.

Халык нигездә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли. Мәсәлән, Тангачида "Сарапкина О.Н." крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә, анда 598 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 65 савым сыер. 49 баш мөгезле эре терлек, 23 сыер асраган Миңнуллин гаилә фермасы да территория иминлегенә шактый зур өлеш кертә. Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында 150 мөгезле эре терлек бар.

"Иннопарк Рождествено" сәнәгать мәйданчыгы җирлек икътисадын үстерүгә шактый өлеш кертә. Быел аның җитештерү куәте һәм инфраструктурасы сизелерлек ныгыды. Полимерлар җитештерү буенча цех төзү эше төгәлләнде һәм балалар мәйданчыклары өчен түшәмә чыгара башладылар. Мәйданы 350 квадрат метр булган теплица корылды.

Сиңгел авылында "Атриум төзелеш компаниясе" 100 гектар мәйданда төргәкле газон җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие продукциясенә сорау республикада гына түгел, аннан читләрдә дә зур.

Табигатьнең матур булуы җирлек территориясен шәхси индивидуаль төзелешләр исәбенә үстерергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Тангачи авылы янында "Умырзая" коттедж поселогы күтәрелә. Үзара салым акчалары исәбенә җирлекне төзекләндерү буенча зур эш башкарыла. Дятлово, Тангачи, Рождественога юллар салынды. Сиңгелдә зиратка койма тотылды. Муниципаль максатчан программа кысаларында авылларның үзәк урамнарында ясалма тигезсез урыннар булдырылды һәм җәяүлеләр үтү билгеләре урнаштырылды. Капремонт программасы буенча Дятловода күп квартирлы йорт ремонтланды. Монда ук 200 урынга мәдәният йорты төзелде, ул чын мәгънәсендә күп функцияле үзәк. Әйләнә- тирә территориясе төзекләндерелде, машиналар кую урыны бар, урамга асфальт җәелгән, заманча яктырткычлар урнаштырылган. Авыл җирлеге депутаты Ришат Вәлиев үз акчаларына балалар мәйданчыгы урнаштырды, зират юлын төзекләндерде.

Юл буе полосасын яктырту республика программасы буенча 28 диодлы яктырткычка терәк куелды. Яңа скважина бораулагач су белән тәэмин итү яхшырды. Территорияне үстерү планнарында 630 метр озынлыкта юлларны төзекләндерү эшен дәвам итү дә бар. Барлык башлангычларда, зур төзелешләрдә һәм авылларны төзекләндерү буенча чараларда без район башлыгы Михаил Афанасьев йөзендә җитәкчелек игътибарын һәм ярдәмен тоябыз. Бу яңа өметләр бирә. Безнең эшнең төп максаты - халык яшәеше, эше һәм ялы өчен шартлар булдыру бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район