Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Идел көне: елганы саклау буенча инициативалар

Идел - безнең илебез символларының берсе дисәк, һич тә арттыру булмас. Аның матурлыгы, иркен киңлекләре турында күп язып булыр иде. Әмма эстетикадан читкә китсәк, әлеге елганың киләчәге турында җитди борчылырга мәҗбүр итүче фактлар да бар. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, Идел суында 20 дән артык химик катнашма табылган, аларның күбесе агулы. Әлеге...

Идел - безнең илебез символларының берсе дисәк, һич тә арттыру булмас. Аның матурлыгы, иркен киңлекләре турында күп язып булыр иде. Әмма эстетикадан читкә китсәк, әлеге елганың киләчәге турында җитди борчылырга мәҗбүр итүче фактлар да бар.

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, Идел суында 20 дән артык химик катнашма табылган, аларның күбесе агулы. Әлеге проблемаларга игътибар җәлеп итү өчен Россиядә ел саен 20 майда Идел көне билгеләп үтелә. "Живая Волга" акциясен үткәрүдән Лаеш мәктәпләре укучылары да читтә калмады,150 дән артык укучы Никольский авылына, Идел көнен билгеләп үтүгә туры китерелгән экологик слетка җыелды. Аның программасына белем бирү һәм фәнни-тикшеренү чаралары керде. Слетның партнеры буларак ТР фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары Институтының экология мәсьәләләре буенча ЮНЕСКО кафедрасы һәм Казанның Coca-Cola Hellenic компаниясе чыгыш ясады.

Югары сыйныф укучылары экология буенча семинарда катнаштылар, брейн-ринг уйнадылар. Аларны Черек күлгә су һәм күл төбе үрнәкләрен алу, флора һәм фаунаны күзәтү буенча практик дәрескә чакырдылар. Анда экологлар кыр лабораториясе оештырдылар: яр буенда суның кислоталылыгын үлчәү өчен микроскоплар, мензуркалар һәм реагентлы колбалар, РН-метрлар булган өстәлләр урнаштырдылар. Барлык күрсәткечләр буенча су торышы турында алдан йомгаклар ясадылар.

-Су сыйфаты анда яшәүче тере объектлар белән генә билгеләнә. Микроскопка карагыз - сез анда күпме тереклек күрәсез: чикерткә личинкалары, суүлчәгеч һәм төрле моллюсклар! Биоценоз шактый тотрыклы, ә бу Черек күлдә су сыйфатлы дигәнне аңлата, - ди ТР фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары Институтының фәнни хезмәткәре Регина Юранец.

Шуны да билгеләргә кирәк, "Живая Волга" программасы безнең республикада 2010 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә волонтерлар шимбә өмәләре үткәргәннәр, алар нәтиҗәсендә берничә километрда яр буе территорияләре чистартылган. Программа кысаларында берничә акция үткәрелә: - "Волжская речная лента", "Голубая лента", экологик осталык сәгатьләре, эстафеталар, марафоннар, түгәрәк өстәлләр һәм башка күп нәрсәләр.

-Мин үсеп килүче буынга экологик белем бирүгә генә өлеш кертеп калмыйча, аларга төбәкнең мәдәни мирасы кыйммәтләрен дә сеңдерә алуыбызга шатмын, - дип аңлата ТР фәннәр академиясе экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары Институтының ЮНЕСКО кафедрасы башкаручы директоры Дмитрий Иванов. - Без мәктәп укучыларына гына түгел, барлык лаешлыларга мөрәҗәгать итәбез - бу сезнең дә бәйрәм! Һәркемнең актив позициясе, белем бирү процессына, территорияне җыештыруга, су ресурсларын саклауны пропагандалауга шәхси өлеше шактый сизелерлек һәм иң мөһиме - уңай нәтиҗә бирә: елга чыннан да яши! Идел көне уртак традициягә әйләнергә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево