Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибар: инсектицидлар!

Ольга Довбыш, "ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге" Лаеш филиалы санитар-эпидемиология бүлеге мөдире. Көнкүрештә бөҗәкләр белән көрәш һәм бакча корткычларын юк итү өчен химик препаратлар - инсектицидлар кулланалар. Алар агулы һәм кеше белән хайваннар сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә куллану рөхсәт ителгәннәрен генә сатып алу...

Ольга Довбыш, "ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге" Лаеш филиалы санитар-эпидемиология бүлеге мөдире.

Көнкүрештә бөҗәкләр белән көрәш һәм бакча корткычларын юк итү өчен химик препаратлар - инсектицидлар кулланалар. Алар агулы һәм кеше белән хайваннар сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә куллану рөхсәт ителгәннәрен генә сатып алу мөһим.

Инсектицидлар сайлаганда түбәндәге кирәкле шартларга игътибар итегез:

-Һәр инсектицид чараның дәүләт теркәве турында таныклыгы булырга тиеш. Ул халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан үткәрелә.

-Дәүләт теркәве турында таныклык препаратның нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгына лаборатор сынаулар нәтиҗәләре буенча бирелә. Дәүләт теркәве таныклыгы номеры чараның этикеткасында күрсәтелә.

Еш кына кешеләр, озак уйлап тормыйча инсектицидларны кибеттән яки интернет-сайтлардан сатып алалар. Анда билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, димәк, әйләнештә законсыз йөрүче күп санлы инсектицид препаратларны очратырга мөмкин. Аларның составы билгеле түгел, ә кайбер очракларда алар составында Россия Федерациясендә куллану тыелган химик катнашмалар очрый. Шуңа күрә аларны куллану кеше сәламәтлегенә һәм тормышына җитди куркыныч тудыра.

Менә законсыз әйләнештәге кайбер препаратларның исемлеге: "Вергус" ("Veriegus"), "Тетрикс" ("Tetriex"), "Сихлор", "Троапсил", "Смелнет" ("SmeII-no"), "Ласавет" ("Laseuat"),"Армосав" ("Armaseaw "), "Диатон" ("Diaton"), "Шатод" ("ShaTod"), "Палач", "Клоповерон", "Глобал" ("GloboI"), "Глобол", "КЛОПОВ НЕТ" (Франция), "ТАРАКАНОВ НЕТ!" (Франция), "МОЛИ НЕТ!" (Франция), "КОМАРОВ НЕТ!" (Франция).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево