Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибар, конкурс! Имәнкискәдә яшәүчеләр өчен проект-конкурс старт алды

Кадерле дуслар! Без Яңа елга туры китерелгән махсус конкурс старт алуын игълан итүебезгә шатбыз. Имәнкискә уникаль торак пункт. Аның аша Казан-Оренбург федераль трассасы уза, көн саен 10 меңнән артык автомобиль үтә. Авыл борынгы Болгар шәһәренә баручы туристларның гадәти тукталыш урыны булып тора. Барлык өстенлекләрне исәпкә алып без Имәнкискәдә яшәүчеләргә, "Имәнкискә...

Кадерле дуслар! Без Яңа елга туры китерелгән махсус конкурс старт алуын игълан итүебезгә шатбыз.

Имәнкискә уникаль торак пункт. Аның аша Казан-Оренбург федераль трассасы уза, көн саен 10 меңнән артык автомобиль үтә. Авыл борынгы Болгар шәһәренә баручы туристларның гадәти тукталыш урыны булып тора.

Барлык өстенлекләрне исәпкә алып без Имәнкискәдә яшәүчеләргә, "Имәнкискә - әкияти шәһәрчек" проект-конкурсында катнашырга тәкъдим итәбез.

Конкурсның асылы

Авылның үзәк урамы буйлап (барлык урамнарда да мөмкин) кар фигуралары һәм скульптуралары ясарга. Алар авылның бизәге булачак. Шедеврларыгызның формасы һәм эчтәлеге буенча чикләүләр юк. Бу конкурста үзәк урамда урнашкан бар йортлар да катнашса, яхшырак булыр иде.

Бүләкләү

1 урын - 5000 сум

2 урын - 3000 сум

3 урын - 2000 сум.

Җиңүчеләрне Яңа ел алдыннан билгеләячәкбез. Шулай итеп, проект-конкурста катнашучы иң иҗади һәм активлар шактый суммада акчалата призга ия булачак, ә Имәнкискә кар фигураларыннан һәм скульптураларыннан торган әкияти шәһәрчеккә әйләнер.

Кадерле дуслар! Иң мөһиме - скульптуралар иҗат итү процессы турында сөйләүче фоторәсемнәр һәм видеоматериалларны #сказочноеименьково хештегын кулланып Instagramга куярга онытмагыз (шул исәптән фаворитларны билгеләү өчен дә), ә без аларны бар дөньяга күрсәтербез! Әлеге проект пилот проект булып тора, әгәр ул уңышлы һәм авыл кешеләре өчен кызыклы булып чыга икән, аны башка авыл җирлекләре буенча да тарату ихтималы бар.

Хөрмәтле Имәнкискә халкы! Конкурс шартларына кагылышлы барлык сораулар белән сез үз авыл җирлегегез башкарма комитетына мөрәҗәгать итә яки Лаеш районының Инстаграмдагы Instagram.com/iaishevoIife рәсми аккаунды Директына яза аласыз.

Бар фоторәсемнәр һәм видеоматериаллар "Кама ягы" газетасы сайтында да урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев