Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңүләр белән чыныккан характер

Быел Лаешның яшь боксчысы Тимофей Калиткинга 15 яшь тулды гына, ә ул инде төрле дәрәҗәдә 68 көрәш үткәрергә һәм аларның 64 ендә җиңәргә өлгергән. Тимофей - ике тапкыр республикабыз чемпионы. Ул өстәмә призлар алган, шул исәптән иң яхшы техника өчен. Өченче ел "Али" бокс үзәгендә Халыкара турнирда җиңә, узган көздә...

Быел Лаешның яшь боксчысы Тимофей Калиткинга 15 яшь тулды гына, ә ул инде төрле дәрәҗәдә 68 көрәш үткәрергә һәм аларның 64 ендә җиңәргә өлгергән.

Тимофей - ике тапкыр республикабыз чемпионы. Ул өстәмә призлар алган, шул исәптән иң яхшы техника өчен. Өченче ел "Али" бокс үзәгендә Халыкара турнирда җиңә, узган көздә - профсоюзларның "Россия" физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә призер була. 2014 елның апрелендә Идел буе чемпионы булганнан соң безнең боксчы шул ук елның маенда Анапага, Россия беренчелегенә чакыру ала.

Тимофей - күп санлы бөтенроссия турнирлары җиңүчесе. Мактау пьедесталына соңгы тапкыр быелның гыйнварында, ТР беренчелегендә призерлар өчлегенә кергәннән соң күтәрелә. Шул ук турнирда аның энесе Лев ("Күрәсең, геннардыр", -дип шаярта аларның тренерлары Араик Аракелян), Никита Беспалов һәм Динар Хөсниев та беренче тапкыр чыгыш ясый. Һәм барысы да өйгә төрле дәрәҗәдәге медальләр алып кайта.

-Малайлар өлкән иптәшләре артыннан тартыла, - дип аңлата Араик Гельбертович. - Алар үзләренең спорт юлын матур башладылар, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр, үз эшләрендә зур уңышларга ирешә алырлар дип өметләнәм. Мин алар өчен горурлык кичерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево спорт