Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Имәнкискәчә Раштуа казы

Безнең гаиләдә Раштуа табынының төп ризыгы - Имәнкискәчә каз, төгәлрәге ана каз. Башта Имәнкискәдә казны дөрес сайларга кирәк, духовкага сыйсын өчен, ул бик зур булмаска тиеш. Моннан тыш, ана казның ите ата казныкына караганда йомшаграк. Шулай итеп, эшкә керешәбез: түшкәне тәменчә тозлыйбыз, борычлыйбыз, сарымсак белән ышкыйбыз. Маринадлашсын өчен 4-5 сәгатькә...

Безнең гаиләдә Раштуа табынының төп ризыгы - Имәнкискәчә каз, төгәлрәге ана каз. Башта Имәнкискәдә казны дөрес сайларга кирәк, духовкага сыйсын өчен, ул бик зур булмаска тиеш. Моннан тыш, ана казның ите ата казныкына караганда йомшаграк. Шулай итеп, эшкә керешәбез: түшкәне тәменчә тозлыйбыз, борычлыйбыз, сарымсак белән ышкыйбыз. Маринадлашсын өчен 4-5 сәгатькә куеп торабыз. Аннан соң су белән оннан камыр басабыз да ике өлешкә бүлеп җәябез. Казны аларга төрәбез һәм бар яклап чеметеп чыгабыз. Түшкәне камырда килеш 1,5 сәгатькә духовкага куябыз. Соңыннан камырын салдырып, аны йорт хайваннарына бирәбез. Ә казны эрегән маен өстенә агыза-агыза һәрьяклап 30ар минут кыздырып алабыз. Казны зур савытта табын уртасына куябыз һәм кунаклар да аның матурлыгын күрсен һәм тәмен татысын өчен алар каршында кисәкләргә бүлгәлибез. Ашларыгыз тәмле булсын, Раштуа белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Рождество