Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Имтихан тапшырырга ничек әзерләнергә

Бу катлаулы чорда барысы да мөһим - шөгыльләнү өчен урын сайлаудан алып тест вакытында үзеңне тоту кагыйдәләренә кадәр. Берничә файдалы киңәш сезгә имтихан вакытында ярдәм итәр. Димәк, эш урыны турында. Өстәлдә артык нәрсә булырга тиеш түгел, кирәкле предметларны җайлап урнаштырыгыз. Бүлмәдә сары һәм шәмәхә төсләргә өстенлек бирегез: алар интеллектуаль активлыкны...

Бу катлаулы чорда барысы да мөһим - шөгыльләнү өчен урын сайлаудан алып тест вакытында үзеңне тоту кагыйдәләренә кадәр. Берничә файдалы киңәш сезгә имтихан вакытында ярдәм итәр.

Димәк, эш урыны турында. Өстәлдә артык нәрсә булырга тиеш түгел, кирәкле предметларны җайлап урнаштырыгыз. Бүлмәдә сары һәм шәмәхә төсләргә өстенлек бирегез: алар интеллектуаль активлыкны арттыра. Иң авыр бүлектән шөгыльләнә башлагыз. Шөгыльләнү белән ялны чиратлаштырыгыз, һәр 40 минут саен 10 минутлык тәнәфес ясагыз. Имтихан алдыннан бер көнне әһәмиятле темаларны кабатлау өчен калдырыгыз.

Имтихан тапшыру пунктына сез алданрак килергә тиеш. Кирәкле бланкларны дөрес итеп һәм игътибар белән тутырыгыз. Тест вакытында мәгънәсен аңлар өчен сорауны азагына кадәр укып чыгыгыз. Әгәр кайсы да булса сорауга җавапны белмисез икән, аны калдырып торыгыз, соңрак кире кайтырсыз. Белгәнегездә шикләнмәгән сорауларга җавап бирүдән башлагыз. Агымдагы бирем турында гына уйлагыз. Мәсьәләне чишүгә вакыт калдырыгыз һәм язылганны яхшылап тикшерегез. Интуициягә ышана һәм дөрес чишелешне таба белергә кирәк. Барлык биремнәрне үтәргә тырышсагыз да, моның практикада мөмкин түгеллеген онытмагыз.

Имтихан барганда имтихан үткәрелүче пункт җитәкчесенә яки имтихан нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң өч көн дәвамында конфликт комиссиясенә апелляция бирү - сезнең хокукыгыз.

Балалары өчен авыр чорда әти-әниләргә үзләрен ничек дөрес тотарга кирәген белү дә мөһим. Өлкәннәр ярдәме, бигрәк тә психологик планда, бик әһәмиятле. Уңышның 50%ы моңа бәйле. Балага баллар санының аның мөмкинлекләрен үлчәүнең бердәнбер күрсәткече булмавын аңлатыгыз. Аны хуплагыз, яхшы эшләгәне өчен мактагыз. Имтиханга әзерлек режимын контрольдә тотыгыз, артык озак шөгыльләнүгә юл куймагыз. Баланы дөрес көн һәм шөгыльләнү режимына өйрәтегез. Баланың туклануына игътибар итегез, аңа төрле ризык һәм баланслы витаминнар комплексы кирәк. Ә имтихан алдыннан уңыш теләгез, укучының киеренкелеген һәм куркуын бетерү бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ЕГЭ