Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ингушетия делегациясенә бездә ошады

Узган атнада, безнең районыбызга Ингушетия делегациясе килде. Карабулак шәһәре мэры Мөслим Яндиев җитәкчелегендә депутатлар, жирлек башлыклары һәм башкарма комитет хезмәткәрләре безгә тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр. Мөслим Алихан улы сүзләренчә, Ингушетиядә 118 авыл торак пункты бар, шуңа авыл территорияләре үсеше - алар төбәге өчен мөһим темаларның берсе. Очрашу Столбищедагы "ICL-КПО ВС" ААҖ...

Узган атнада, безнең районыбызга Ингушетия делегациясе килде. Карабулак шәһәре мэры Мөслим Яндиев җитәкчелегендә депутатлар, жирлек башлыклары һәм башкарма комитет хезмәткәрләре безгә тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр. Мөслим Алихан улы сүзләренчә, Ингушетиядә 118 авыл торак пункты бар, шуңа авыл территорияләре үсеше - алар төбәге өчен мөһим темаларның берсе.

Очрашу Столбищедагы "ICL-КПО ВС" ААҖ инженерлык үзәгенә барудан башланды. Предприятиедә танылган бренд белән компьютерлар, ноутбуклар, серверлар һәм башка эшләнмәләр җыю көйгә салынган. Җитештерү яңалыклары турында компаниянең генераль директор урынбасары Евгений Степанов сөйләде. Столбищеда кунакларга яңа төзелешләр: "Умка" һәм "Сказка" балалар бакчалары, амбулатория, мәктәп буенча экскурсия уздырдылар. Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев кунакларга районның социаль-икътисади үсеше, муниципаль проектлар, авыл җирлекләре эшчәнлеге, шулай ук алар тарафыннан тормышка ашырылучы программалар турында сөйләде. Оешмалар җитәкчеләре һәм начальниклары мәгариф, медицина һәм мәдәният өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Комлы Ковалида Ингушетия делегациясе тимер ишекләрен җитештерүче "Дорхан" заводында, "Дружба" мәдәни-спорт үзәгендә булды. "Рамаев" кошчылык фабрикасында кунаклар барыннан да озаграк тоткарланды.

Эшмәкәр һәм үрдәк фермасына нигез салучы Фәрит Хәйретдинов кунакларны стериль чиста цехлар буенча йөртте. Аңа кошлар асрау һәм үрчетү, нинди токымны чыгару яхшырак, сату базары, дәүләт ярдәме чаралары һәм башкаларга кагылышлы күп сораулар бирелде.

-Безнең бизнес нигезендә гади арифметика ята: 28 көн - инкубаторга, 42 - көрәйтүгә, - дип җавап бирде Фәрит Хәйретдинов. - Кош аерым тәрбия таләп итми, ә аның сәламәтлеген геннар гарантияли, чөнки фермер хуҗалыгы йомыркаларны Англиянең нәселле үрдәкләреннән ала.

Эшмәкәр кагыйдәдән чыгарылма буларак Ингушетия журналистларына инкубаторга керергә рөхсәт итте.

-Без яңа тормыш тууын күрдек, - дип елмайды инкубатордан чыкканда оператор.

...Сокурыда кунаклар полиция участковыеның йортында, мәчеттә, корбан чалу комплексында булдылар.

-Бездә дә шундый комплекс төзергә кирәк, - диде Магас шәһәре башлыгы урынбасары Муса Бекбузаров. - Безнең республикада яшәүчеләрнең күбесе -мөселманнар. Корбан бәйрәме йоласы шулай чиста башкарылуы бик яхшы: барысы да заманча җиһаз белән җиһазланган, канализация җылы су бар. Мин шаккаттым.

Эшлекле визит Лаешта төгәлләнде. Ингушетиядән килгән коллегаларына "Ферекс" яктылык-диодлы яктырткычлар заводын күрсәттеләр, шәһәр буйлап экскурсия булды.

Көн азагында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында йомгаклау "түгәрәк өстәл"е булды. Анда катнашучылар фикере буенча, мондый очрашулар кирәкле һәм һичшиксез бик файдалы. Алар муниципаль берәмлекләр алдына куелган агымдагы мәсьәләләрнең яңа чишелешләрен табарга ярдәм итә. Бу бәя биреп бетергесез тәҗрибәне күрше республиканың башлыклары һәм җитәкчеләре үзләрендә кулланырга әзерләр. Ахырда Мөслим Яндиев Лаеш районының социаль-икътисади үсеш планында иң яхшыларның берсе булуын ассызыклады. Ул моңа шәхсән инанган. Аларны кабул итүдән кунаклар канәгать калды һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өметләнүләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X