Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

И.Шкудов: Тылда эшләү – зур батырлык

Җиңү көне алдыннан ветераннарга юбилей медальләре тапшыруны дәвам итәләр. Ирле-хатынлы Лидия Александровна һәм Иван Николаевич Шкудовларны бүләкләргә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев килде. Иван Николаевич пиджагында бүләкләр өчен урын калмаган диярлек. Шуңа карамастан үз хезмәтләренә ул тыйнак карый һәм барыннан да бигрәк хатынының әнисе...

Җиңү көне алдыннан ветераннарга юбилей медальләре тапшыруны дәвам итәләр. Ирле-хатынлы Лидия Александровна һәм Иван Николаевич Шкудовларны бүләкләргә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев килде.

Иван Николаевич пиджагында бүләкләр өчен урын калмаган диярлек. Шуңа карамастан үз хезмәтләренә ул тыйнак карый һәм барыннан да бигрәк хатынының әнисе геройлыгына соклана.

-Ирсез калып өч бала тәрбияли, тылда эшли. Менә ул чын батырлык.

Әңгәмә барышында ветеран фронт өчен хезмәт куйган халык фидакарьлегенең героик эш булуын берничә мәртәбә ассызыклады.

Сугыш турында истәлекләр бик гади түгел. Иван Николаевич ул куркыныч вакыйгаларга кадәрге тормышы белән исә теләп уртаклаша. 90 яшендә диярлек булса да элекке фронтовик сәламәтлегенә зарланмый. Озак яшәвенең төп серен физик эш, тормышның гади булмаган шартлары белән чыныгуда, спортка мәхәббәттә күрә. Уку исә аңа фикерләрен тәртиптә тотарга булыша.

-Мин һәрчак рус һәм чит ил әдәбиятын укырга яраттым, - дип искә ала Иван Николаевич. - Мәктәптә миңа стенгазета чыгарырга кушалар иде. Туган сөйләмгә мәхәббәт аның нигезләрен өйрәнүгә этәрде. Әмма грамоталылык кына аз булыр иде. Бала чакта очып барган һава шары күреп, мин дә очу турында хыяллана башладым һәм очучы булырга уйладым.

Теләген мәктәп укытучысы белән уртаклашкач, ул үзе гомере буе үтәгән киңәш ала: "Син яхшы укырга тиеш, шул чакта гына теләгеңә ирешерсең". Шуннан соң Ваня төгәл фәннәрне тырышыбрак өйрәнә башлый. Яхшы гына уңышларга ирешә. Алтынчы сыйныфта укыганда ук укытучыга математикадан дәфтәрләр тикшерергә ярдәм итә. Тормышына педагоглар керткән хезмәтнең бәяләп бетергесезлеген таный:

-Яшәү авыр булса да, балалар белемгә омтылдылар. Мәктәпкә күп километрлар үтеп йөрдек, укуга җитди карадык.

Иван Николаевич очучы була алмый, ул бар гомерен милициядә хезмәт итә,әмма һава корабларын карау өчен еш кына Казан аэродромы күренә торган урынга барырга тырыша.

-Горький Паркында карусель-самолетта әйләнеп балачак хыялымны тормышка ашырдым, - дип шаярта ветеран.

1943 елның гыйнварында ул Казанга эвакуацияләнгән Житомир хәрби-пехота училищесына укырга керә. Шул ук елның июнендә Раменскида өйрәнү укуларында парашют белән сикерә, ниһаять, очу хисе тоя.

Бер елдан соң аны училищедагы иптәшләре - яшь, өйрәтелгән солдатлар белән фронтка, Карелияне азат итәргә җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево