Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олимпиячеләрне яклап

Бу көннәрдә Столбище урта мәктәбендә спорт тормышы "кайный". Бар илебез Сочидагы спортчыларыбыз өчен җан атканда, укучылар безнең олимпиячеләрне яклап үзләренең кечкенә кышкы Олимпия уеннарын оештырдылар.

Барлык укучылар һәм педагоглар катнашкан мондый масштаблы чараны яшәү дәверендә бу мәктәп хәтерләми дә. Чаралар планы 17 көнгә алдан төзелгән. Мәктәп балалары 95 медаль, берничә кубок өчен көч сынашалар. Һәр көнне дәресләрдән соң мәктәптә хоккей, чаңгы ярышлары, бобслей, шорт-трек, кебек спорт төрләре буенча стартлар оештырыла. Бу максаттан мәктәп мәйданчыклары гына түгел, рельефы буенча туры килгән авыл читендәге җирләр дә файдаланыла, мәсәлән, чана спорты, биатлан, чаңгы эстафетасы. Шул ук вакытта Олимпия хәрәкәтенә багышланган интеллектуаль чаралар да үткәрелә. Өлкән сыйныф укучылары арасыннан спорт коментаторлары көн саен ярышлар барган урыннардан репортажлар оештыралар, кышкы уеннарда катнашучыларның казанышлары турында хәбәр итәләр.

Кышкы Олимпия уеннары ачылган көнне җирле стена газетасында урын алган шундый ремортажларның берсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез "Менә күптән көткән көн-Олимпия уеннары ачылган көн килеп җитте. Мәктәп мәйданында укучылар. Алар Сочи Олимпиадасы билгеләре, девизлары белән табличкалар тотканнар. Тантаналы тезелүдән соң яхшы спортчыларыбыз мәктәп флагларын алып керәләр. Олимпия гимны авазлары астында Олимпиада флагы күтәрелә. Олимпиячеләргә мәктәп директоры Ирина Романова мөрәҗәгать итә. Андрей Шмаков барлык спортчылар исеменнән ант бирә. Кәсадә мәктәпкә Универсиада авылыннан алып кайткан Олимпиада уты кабына. Тантаналы ачу бергәләп бию белән төгәлләнә".

Мәктәп Олимпиадасы 22 февральдә ябыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столбище олимпиада