Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сезне су сыйфаты канәгатьләндерәме?

Бүген - Бөтендөнья су көне

Хәзерге вакытта Россиянең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан тикшерү өчен алынган һәр сигезенче проба биологик, һәр бишенчесе химик күр-сәткечләр буенча дәүләт стандартларына туры килми. Моның ике сәбәбе бар - чыганакларның пычрану дәрәҗәсе югары булу һәм су-үткәргеч торбаларның тузуы. Ә сезне эчә торган суның сыйфаты канәгатьләндерәме?

Светлана К., хезмәткәр, Лаеш:

-Әлбәттә, канәгатьлән-дерми, барыннан бигрәк известь күп булу сәбәпле. Шуңа күрә краннан алган суны кулланмыйбыз диярлек. Атнага ике тапкыр өебездән ерак булмаган "Живая вода" сәүдә киоскыннан су сатып алабыз. Бу суның сыйфатына дәгъвабыз юк.

Шамил Т., каравылчы, Столбище:

-Суны чистарту турында иң элек хакимият кайгыртырга тиеш дип исәплим. Бүген районда яшәүчеләрнең сайлау мөмкинлеге бар: алар сыйфатлы суны махсус киоскларда сатып ала алалар. Дөрес, бу артык чыгымнар һәм һәр кешедә дә моңа акчалар юк. Шуңа күрә китерелгән су барлык проблемаларны хәл итә алмый. Су барлык нәрсәләрдән, шулай ук известьтан да җыю урынында чистартылырга тиеш.

Венера С., хуҗабикә, Иске Пристань поселогы:

-Краннан суны көнкүреш кирәк-яраклары өчен генә алам. Эчә торган суга атнага бер тапкыр Урта Девятовога чишмәгә барабыз. Дөрес, соңгы вакытта анда да чират. Әмма бу суга чират торсаң да була. Мондагы чишмәгә ераклардан киләләр. Чишмәгә һәм аны төзекләндергән, карап торган кешеләргә рәхмәт.

Ирина Матвеева, Габишево АҖ башлыгы:

-Әлегә кадәр бездәге халыкның да су сыйфатына дәгъвалары күп булды. Аны кем ничек чистартырга тырышты: кайберләре файдаланганчы тондырдылар, кайнаттылар, кайберләре фильтрларга акча сарыф итте. Соңрак җирлек территориясендә сыйфатлы су сату өчен киосклар барлыкка килде. Әмма мо-ның белән генә чикләнмәдек. Узган елда идарәче компания өч скважина бораулады. Тикшерүләр барлык күрсәткечләр буенча суның сыйфаты яхшы булуын күрсәтте. Дөрес, ул шундый хәлдә кулланучыларга барып җитсен өчен суүткәргеч торбаларны алыштырырга кирәк. Киләчәктә моның өстендә эшләя-чәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вода опрос качество