Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Каипы авылы яңара

Зур булмаган Каипы авылында ТР янгынга каршы сакның аерым янгынга каршы депосы, авыл клубы, "Россия почтасы" бүлеге һәм фельдшерлык-акушерлык пункты урнашкан күп функцияле үзәк кебек социаль әһәмиятле объектлар ачылды. Соңгы елларда Лаеш районында, гөмбәләр кебек, әле күпквартирлы йортлар, әле мәдәният йортлары яки күп функцияле үзәкләр барлыкка килә. Әмма бер торак...

Зур булмаган Каипы авылында ТР янгынга каршы сакның аерым янгынга каршы депосы, авыл клубы, "Россия почтасы" бүлеге һәм фельдшерлык-акушерлык пункты урнашкан күп функцияле үзәк кебек социаль әһәмиятле объектлар ачылды.

Соңгы елларда Лаеш районында, гөмбәләр кебек, әле күпквартирлы йортлар, әле мәдәният йортлары яки күп функцияле үзәкләр барлыкка килә. Әмма бер торак пунктта берьюлы берничә яңа объект төзү кебек вакыйганың әле булганы юк иде.

Аларны тантаналы ачуга район башлыгы Михаил Афанасьев озатуында Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов килде.

Рөстәм Миңнеханов ачкан беренче объект "Татарстан Республикасы янгынга каршы сак" ТР ДКУ аерым постының яңа бинасы булды. Республика лидеры "Хивус" һава мендәрле судносы һәм "Ямаха" снегоходы бүләк итте. Алар Лаеш районы ГИМС бүлеге тарафыннан Идел һәм Кама акваториясендә коткару эшләре үткәргәндә кулланылачак. Рөстәм Миңнеханов МЧСның кайбер хезмәткәрләрен билгеләп үтте һәм янгынга каршы аерым пост начальнигына янгынга каршы часть бинасыннан символик ачкыч тапшырды.

ТРның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры Рафис Хәбибуллин аңлатканча әлеге пост җаваплылыгы зонасында тугыз торак пункт урнашкан, аларда 2000 гә якын кеше яши. Шулай ук алар чыгарга тиешле районда ике гомумбелем бирү мәктәбе, ике балалар бакчасы, өч авыл мәдәният йорты, өч ФАП һәм башка кайбер объектлар бар. Үзенең хезмәт күрсәтү зонасында урнашкан автоюлларда коткару эшләре алып бару да постның бурычларына керә.

Пост бинасын һәм янгын сүндерүчеләр чакыруларга барачак техниканы караганнан соң Рөстәм Нургалиевич һәм Михаил Павлович тын күл ярында уңайлы урнашкан яңа объектларга юнәлделәр. Монда, төзекләндерелгән мәйданда, аларны авыл кешеләре көтә иде инде. Клубны ачканда Рөстәм Миңнеханов Каипының ничек үзгәрүен билгеләп үтте.

-Без авылга аерым игътибар бирәбез. Авыл - илебез һәм республикабызның нигезе, чөнки анда яшәүче кешеләр безнең үзенчәлеклелекне формалаштыралар һәм саклыйлар. Без алга таба да авылга ярдәм итәчәкбез, -диде Президент вазифасын вакытлыча башкаручы. - Без сезнең торак пунктта барган үзгәрешләргә сезнең белән бергә шатланабыз.

Михаил Афанасьев элекке клубның җайлаштырылган һәм иске бинада урнашкан булуын искәртте.

-Авыл өчен клуб ачылу - зур бәйрәм. Каипыда яшәүчеләр -иҗади кешеләр. Хәзер өлкән буыннар да, балалар да үз талантларын ачу мөмкинлеге алалар, - ди башлык ышанып.

Рөстәм Миңнеханов клубны үстерү һәм җиһазлауга 100 мең сумга сертификат тапшырды. Аның мөдире Ирина Сангинова республика һәм район житәкчелегенә авыл хезмәтчәннәренә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт әйтте.

Авылда яшәүчеләр Егорьево һәм Каипыга хезмәт күрсәтүче ФАП ка да клубтан ким шатланмадылар. Анда яшь белгеч, шәфкать туташы Айсылу Нәбиуллина эшли, аның эш стажы бары бер ел. ФАПның элекке бинасы 1957 елда төзелгән, канализация дә, суүткәргеч тә булмаган җайлаштырылган бинада урнашкан. ФАПның яктыртылуы да нормаларга туры килмәгән. "2012-2016 елларда халыкка медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" программасы нигезендә яңа бина төзү һәм аны төзекләндерүгә җирле бюджеттан 1,5 миллион сум акча бүленгән.

-Хәзер авыл халкына медицина ярдәме югарырак дәрәҗәдә күрсәтеләчәк, - ди Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова.

Кунаклар яңа почта бүлегенә кергәндә каршы алучы униформа кигән елгыр хат ташучыга карап елмайдылар. Ә авыл кешеләре яңа объектлар ачылу уңаеннан куелган концертны карады, күл буенда урнаштырылган күзәтү мәйданчыгына чыктылар, туган поселокларының искиткеч табигате белән хозурландылар.

-Казанга китәргә уйлаган идем, ләкин хәзер Каипыда калырга булдым, - ирексездән ике кыз сөйләшүен ишеттем.

Лаеш ягы чәчәк ата, матурланганнан-матурлана. Һәм яшьләр үзләренең киләчәк язмышларын туган нигезләре белән бәйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X