Каникул вакытында балаларны йөртү турында
Интернеттагы яңа ел игъланнары һәм хәбәрләр республика башкаласына чыршы бәйрәмнәренә һәм театраль тамашаларга чакырулар белән тулы. Балаларыгыз һәм оныкларыгызны сез чыршы бәйрәмнәренә шәхси яки җәмәгать транспортында алып бара аласыз. Әгәр сүз коллектив белән бару турында икән, аларны оештыручыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен белү зарур. Беренчедән, балаларны республиканың төп чыршысына алып бару турында...
Интернеттагы яңа ел игъланнары һәм хәбәрләр республика башкаласына чыршы бәйрәмнәренә һәм театраль тамашаларга чакырулар белән тулы. Балаларыгыз һәм оныкларыгызны сез чыршы бәйрәмнәренә шәхси яки җәмәгать транспортында алып бара аласыз. Әгәр сүз коллектив белән бару турында икән, аларны оештыручыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен белү зарур. Беренчедән, балаларны республиканың төп чыршысына алып бару турында ЮХИДИ бүлегенә өч көн алдан хәбәр итәргә кирәк. Икенчедән, балалар төркемен йөртүче автобус куллануда 10 елдан артык булмаган һәм ГЛОНАСС системасы һәм тахографлар белән җиһазланган булырга тиеш. Төнге вакытта - 23 тән 6 сәгатькә кадәр балаларны йөртү тыела. Юлга чыгар алдыннан пассажир транспорты җентекләп тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев