Казанның метеорит яңгыры зонасына эләгүе бар
Самара астрономнары фаразы буенча республикабыз башкаласы декабрь аенда метеорит яңгыр төшәчәк өч шәһәр арасына керә. "АстроСамара" клубы исәпләүләре Исландиянең Рейкьявикта үткән халыкара конференциясендә яңгырады инде. Метеорит агымы Җиргә якынлашуын дәвам итә. Метеоритның иң зурысының озынлыгы якынча 25 м, ә авырлыгы 20 мең тоннадан артык тәшкил итә. Атмосфераның калын капламына кергәч...
Самара астрономнары фаразы буенча республикабыз башкаласы декабрь аенда метеорит яңгыр төшәчәк өч шәһәр арасына керә.
"АстроСамара" клубы исәпләүләре Исландиянең Рейкьявикта үткән халыкара конференциясендә яңгырады инде.
Метеорит агымы Җиргә якынлашуын дәвам итә. Метеоритның иң зурысының озынлыгы якынча 25 м, ә авырлыгы 20 мең тоннадан артык тәшкил итә. Атмосфераның калын капламына кергәч бәлки ул тулысынча янып бетәр, ә бәлки - өлешчә. Шулай ук аның шартлау ихтималы да бар, вак кисәкләргә таралып кыйпылчыкларның планета өслегенә җитүе дә мөмкин.
Исәпләүләр буенча куркыныч янаган зонага Казаннан тыш Самара һәм Түбән Новгород та керә. Галимнәр хәлне аңлатканча, борчылырга урын юк, чөнки Җир юнәлешендә ярты миллионлап күк җисеме даими "сәяхәт итә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев