Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көчле чаңгычылар район җыелма командасына керә

2017 елның 18 февралендә төрле милек формасындагы оешмалар һәм предприятиеләр арасында Лаешта "Россия чаңгы юллары -2017" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларына багышланган узышлар була Учреждениеләр һәм предприятиеләр командасына 12 кеше - сигез ир-егет һәм дүрт хатын-кыз керә. Укучылар командасы ике тапкырга ким. Аларда өчәр үсмер һәм кыз. Ирләргә һәм егетләргә беренчелек...

2017 елның 18 февралендә төрле милек формасындагы оешмалар һәм предприятиеләр арасында Лаешта "Россия чаңгы юллары -2017" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларына багышланган узышлар була

Учреждениеләр һәм предприятиеләр командасына 12 кеше - сигез ир-егет һәм дүрт хатын-кыз керә. Укучылар командасы ике тапкырга ким. Аларда өчәр үсмер һәм кыз. Ирләргә һәм егетләргә беренчелек өчен өч километрда көч сынашырга туры киләчәк. Кызлар һәм хатыннар өчен юл бер километрга кыска.

Чаңгы ярышлары - спортның киң таралган төре. Ярышлар үткәрү урынында мәдәни-масса программа оештырыла. Балаларны боз таулары һәм кар атышуда көч сынашу көтә. Җанатарлар һәм катнашучылар кайнар чәй эчә алачаклар. Теләкләре булганнар өчен сувенирлар, уенчыклар, тәм-томнар, камыр әйберләре сатылачак. Күңелсезләнергә вакыт калмый: шаян конкурслар, кызык уеннар.

Вакытны файдалы итеп үткәрегез - гаиләгез белән килегез. Әйдәгез, бергәләп сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк. Катнашыгыз һәм җиңегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район