Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Елгада ветеринария комплексы ачылды

Ул ветеринария пунктыннан һәм ветбелгеч өчен өйдән тора. Монда үз эшләренең осталары Нәбиуллиннар гаиләсе эшләячәк һәм яшәячәк. Бу яңа проект һәм ул республикада беренче булып тормышка ашырылды. Ачу тантанасында район башлыгы Михаил Афанасьев, төзүчеләр һәм Татарстан Республикасы башкаласынннан килгән кунаклар катнашты. Авылда яшәүчеләр алдында чыгыш ясаган Михаил Афанасьев ветпунктның ТР...

Ул ветеринария пунктыннан һәм ветбелгеч өчен өйдән тора. Монда үз эшләренең осталары Нәбиуллиннар гаиләсе эшләячәк һәм яшәячәк. Бу яңа проект һәм ул республикада беренче булып тормышка ашырылды.

Ачу тантанасында район башлыгы Михаил Афанасьев, төзүчеләр һәм Татарстан Республикасы башкаласынннан килгән кунаклар катнашты.

Авылда яшәүчеләр алдында чыгыш ясаган Михаил Афанасьев ветпунктның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстанда гамәлгә ашырылучы дәүләт программасы буенча төзелүен әйтеп үтте.

-Бу республика өчен кирәкле һәм әһәмиятле программа, - дип исәпли Михаил Афанасьев. - Аеруча Казанга якын урнашкан безнең район өчен, квалификацияле кадрлар җитмәгәндә аларны торак белән тәэмин итүгә игътибар бирү сорала, без бүген шуны эшләдек тә.

Татарстанның баш ветеринария табибы Алмаз Хисаметдинов ветеринария пунктының эшләвенә һәм файда китерәчәгенә басым ясады.

-Дәүләт үз ягыннан ветеринарларның торак проблемаларын хәл итү кебек җаваплылыкны өстенә алды,- дип өстәде ул.

Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов кадрлар әзерләүдә һәм белгечләр укытуда ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

Участок ветеринары Илнур Нәбиуллин район башлыгы һәм Татарстан Президентына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның эше өчен барлык шартлар тудырылган: ветеринария пунктында кабул итү манежы, аптека, мөдир кабинеты бар - барысы өр-яңа. Төзелеш сыйфаты һәм яктырту да яхшы.

Илнур Миннуллович кунакларны үзенең яңа өенә чакырды. Ул әлегә төзекләндерелә генә. Әмма йокы бүлмәсендә балалар кроватлары куелган инде, аларда йомшак уенчыклар, үзләренең кечкенә хуҗаларын көтәләр. Ветеринар гаиләсендә өч бала. Аның тормыш иптәше дә ветпунктта эшләячәк.

-Монда саф һава, эш өй янәшәсендә генә, балалар өчен дә тынычмын,- диде Айгөл Нәбиуллина.

Авыл халкы алар хакында яхшы сүзләр генә ишеткән гаилә өчен сөенә.

-Хәзер безгә йорт хайваннарын каядыр алып барырга кирәкми, ветеринария табибы һәрчак урынында,- дип үз фикерләре белән уртаклаша социаль хезмәткәр Гөлсинә Хәсәнова.- Бу аеруча мөһим. Заманча җиһазлар хәтта зур булмаган операцияләр ясау мөмкинлеге дә бирә. Илнур Нәбиуллин яхшы күрше дә, нык хуҗа да, оста белгеч тә. Шундый бина ачылу нинди күңелле. Хәзер Лаешка барасы булмый. Үз веттабибыңа теләсә кайчан мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район