Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кем газетага языла, шул ота

Нармонкада яшәүче Марта Вәлиева фотоаппарат һәм башка бүләкләр алды. "ТАТМЕДИА" АҖе "Газетага язылган өчен телевизор!" акциясен беренче ел гына үткәрми. Быел анда 200 дән артык укучы катнашкан, алар арасында Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә вәкилләр бар. Катнашу шартларының берсе - медиа-холдингның әз дигәндә өч басмасына язылу. 2017...

Нармонкада яшәүче Марта Вәлиева фотоаппарат һәм башка бүләкләр алды. "ТАТМЕДИА" АҖе "Газетага язылган өчен телевизор!" акциясен беренче ел гына үткәрми. Быел анда 200 дән артык укучы катнашкан, алар арасында Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә вәкилләр бар. Катнашу шартларының берсе - медиа-холдингның әз дигәндә өч басмасына язылу. 2017 елның 17 февралендә "ТАТМЕДИА"АҖдә призлар уйнатылды. Анда комиссия әгъзалары, ММЧ вәкилләре һәм чит күзәтүчеләр катнашты. Призлар акциядә катнашучылар теркәлгән номерлар 1 дән 213 кә кадәр лототроннан карточкалар алу юлы белән уйнатылды.

Лотереяның төп призы - телевизор. Һәр райондагы актив әбүнәчеләр дә бүләкләнде. Безнең районнан Марта Вәлиева нәкъ менә шундый. Ул Татарстан буенча 2 нче урын алды. Безнең газета редакциясендә аңа Nikon фотоаппараты, савыт-саба җыелмасы һәм башка бүләкләр тапшырылды.

"ТАТМЕДИА" АҖ киләчәктә дә шундый акцияләр үткәрәчәк. Аның басмаларына язылыгыз һәм призлар алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев