Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Килү юлы - шәһәрнең визит карточкасы

167 миллион сум - Лаешка яңа килү юлының бәясе шулкадәр. Соңгы өч ел эчендә юл хезмәте эшчеләре безнең шәһәргә күп транспорт ташкыны килүне тәэмин итүче юл артериясен реконструкцияләү буенча зур күләмле эш башкара алдылар. Барлык суүткәрүче торбаларны алыштырып ун километрга якын юл яңадан диярлек салынды. Узган атнада "Татавтодор" ААҖнең Шәһәр...

167 миллион сум - Лаешка яңа килү юлының бәясе шулкадәр.

Соңгы өч ел эчендә юл хезмәте эшчеләре безнең шәһәргә күп транспорт ташкыны килүне тәэмин итүче юл артериясен реконструкцияләү буенча зур күләмле эш башкара алдылар. Барлык суүткәрүче торбаларны алыштырып ун километрга якын юл яңадан диярлек салынды.

Узган атнада "Татавтодор" ААҖнең Шәһәр яны филиалы хезмәткәрләре планлы эшләрне төгәлләү өчен төп объектларның берсенә кабат кире кайттылар. Бу җәйдә алар автомобиль юлларын реконструкцияләү программасы буенча республика тарафыннан районга бүлеп бирелгән 73,5 миллион сум акчаны үзләштерергә тиеш.

-Графикка ярашлы төстә, бу җәйдә 16 километр озынлыктагы барлык юлны файдалануга тапшырырга кирәк, - дип планнары белән уртаклаша Чирпы юл участогы начальнигы Марат Галимов. - Без 25 Октябрь исемендәге поселок борылышыннан Казан-Оренбург трассасына кадәр 7,8 км озынлыктагы яңа юл капламы салырга тиеш. Хәзер асфальт-бетон капламын тигезлибез. Объектта 20 дән артык кеше хезмәт куя, уннан артык берәмлек техника җәлеп ителгән. Калган участокны бер ай эчендә "үтәргә" планлаштырабыз. Сроклар, әлбәттә, соң чиккә кадәр кысылган. Аларны саклау өчен тәүлегенә 12 шәр сәгать эшлибез. Без юлда пәйда булгач машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар тууын да аңлыйбыз. Әмма алар да безне аңларга тиеш: без барысын да Лаеш районы кешеләре өчен эшлибез. Күпчелек автомобильчеләр ремонт эшләренең беренче көннәреннән үк юл эшчеләренә комачауламыйча, Чирпы юлы аша йөриләр.

Белгечләр сүзләре буенча, юл иң заманча технология, 3Д системасы буенча төзелә. Төзелешкә җәлеп ителгән бар техника - тыгызлагычлар, грейдерлар, фрезалар, автомобильләр - компьютерлар белән җиһазландырылган, алар ярдәмендә төп функцияләрне башкару буенча программа бирелә. Юл хезмәте эшчеләре яңа килү юлының сыйфатын гарантиялиләр.

Төзекләндерелгән килү юллары - ул теләсә кайсы торак пунктның визит карточкасы, безнең тормыш дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткечләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район