Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гиппократ анты таләп итә

Үзәк район хастаханәсе һәм аның филиаллары - 41 фельдшерлык-акушерлык пункты һәм Габишево, Столбище һәм Рождественодагы өч табиб амбулаториясе районның 37 меңнән артык кешесенә хезмәт күрсәтә. Районның сәламәтлек саклау системасында 51 табиб, 193 урта һәм 75 кече медицина хезмәткәре эшли.

Кадрлар белән төп проблема - яшь белгечләрнең җитәрлек килмәве. Медицина хезмәткәрләренең күп өлеше - пенсия алды яшендәге кешеләр. Тар белгечлек табиблары җитмәү сизелә. Хастаханәгә табиблар - ЛОР, офтальмолог, рентгенолог, фтизиатр һәм башкалар кирәк. Әмма үзәк район хастаханәсе хәлдән чыгу юлын таба. "Хәзерге вакытта белгечләрне контракт буенча әзерлибез. Дүрт булачак табиб мединститутта контракт нигезендә укый, - дип сөйли дәвалау буенча баш табиб урынбасары Гөлнур Сәйфетдинова. - Алар арасында табиблар династиясен дәвам итүчеләр дә бар".

Сүз уңаеннан, районда сәламәтлек сагында торучы хезмәт династияләре дә бар. Хирург Петр Камаев 1975 елдан Лаеш хастаханәсендә операцияләр ясый. Районда яшәүчеләр аның хатынын - ЛОР табибы Галина Ивановнаны хөрмәт белән искә алалар; аларның кызлары да үз гомерен медицина белән бәйләгән. Ирле-хатынлы Сираҗиевлар 70нче еллар уртасыннан медицина ярдәме күрсәтәләр - Наҗия Сираҗетдиновна нарколог, Наил Ваһапович оештыру-методик эшләр буенча баш табиб урынбасары. Уллары Ринат РКБда анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Елена Владимировна Коробова әнисе Ирина Васильевна Новикова эзеннән киткән. Хәзер ул район хастаханәсенә җитәкчелек итә. Кизима гаиләсе дә үз тормышын район хастаханәсенә бәйләгән: Мария Васильевна (физкабинет шәфкать туташы), Дмитрий Ильич (рентгенолаборант), уллары Сергей (теш технигы), киленнәре Валя (физкабинет шәфкать туташы). Кызлары Ольга Казан хастаханәләренең берсендә эшли. Акушерка Рушания Рәсимовна Нохратская һәм аның сеңлесе ашыгыч ярдәм фельдшеры Зөлфия Рәсимовна Мифтахова (рәсемдә уңда) да медиклар гаиләсеннән.

Үзәк хастаханәнең иң мобильле бүлекчәсе, без аны "ашыгыч ярдәм" дибез, штатында җиде фельдшер, ике шәфкать туташы һәм дүрт машина йөртүче. Бу хезмәттә төрле хәлләр була. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре үткән елда фельдшер Ирина Гайнуллинаның хастаханәгә килгәндә машинада ук яшь баланың йөрәгенә массаж ясавын, аның гомере өчен көрәшүен искә алалар. Белгечнең тәҗрибәсе һәм белеме бала гомерен саклап кала. Монда тәҗрибәле кешеләр эшли. З. Мифтахова "ашыгыч ярдәм"дә 12 ел эшли инде. Тәҗрибәле хезмәткәр Татьяна Пылаеваның медстажы 40 елдан арткан. Һөнәр катлаулы булса да моннан китүчеләр юк. Ә кыенлыклар җитәрлек. Бу штатта табиб булмау да, ялган чакырулар да, нык кына салган кешеләрнең даулашулары да... Транспорт җитмәү дә үзен сиздерә - бер машина белән ерак китеп булмый, ә Столбищедан Балык Бистәсе районына кадәр территориягә хезмәт күрсәтергә кирәк. Еш кына юл һәлакәтләрендә имгәнүчеләрне машинага кадәр, ә аннан соң рентген кабинетына кадәр кулда йөртергә туры килә. "Кайчакта юк нәрсәгә дә безгә шалтыраталар, - ди Т.Пылаева. - Ә без чакыруга чыгарга тиешле билгеле күрсәткечләр бар". Алар гипертоник криз, көчле баш авыртулар, күңел болгану һәм косу, көчле эч авыртулар, югары температура һәм башкалар. Беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле чаралары бар, әмма төрле отчетлар күп. Әгәр элек ашыгыч ярдәм журналында бер язма булган булса, хәзер һәр авыруга өчәр кәгазь тутыралар.

Бәхеткә каршы, бюрократик отчетлар гына камилләшми. Мәсәлән, заманча аппаратуралы реанимобильләре бар. Үзәк район хастаханәсендә тулы көчкә капиталь ремонт бара. Планда - ашыгыч ярдәм штатына табиб кертү, "ашыгыч ярдәм" бинасы төзү һәм башкалар.

Медицина хезмәткәрләренең күбесе һөнәри бәйрәмнәрен эш урыннарында каршылаячак, чөнки авырулар даими игътибар таләп итә. Табибларның эше кимүен телисе килә. Барыбыз саусәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник медработники

2
X