Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көннең төп билгесе буларак масштаблы төзелешләр

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан башкарма хакимиятнең төбәк органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча рәттән бишенче мәртәбә беренче урын алды. Шулай итеп, республика югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә барлык социаль-икътисади юнәлешләрдә алгарышлы үсеш дәрәҗәсе күрсәтә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республикада тотрыклылык һәм үсеш тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан әһәмиятле...

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан башкарма хакимиятнең төбәк органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча рәттән бишенче мәртәбә беренче урын алды. Шулай итеп, республика югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә барлык социаль-икътисади юнәлешләрдә алгарышлы үсеш дәрәҗәсе күрсәтә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республикада тотрыклылык һәм үсеш тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан әһәмиятле социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен ныгытты, монда эре инновацион проектлар үсеш ала.

Республика казанышларына безнең район да үзеннән зур өлеш кертә, ул төбәкнең актив үсүче муниципалитетларының берсе буларак абруй казанды. ТРның муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары социаль-икътисади үсеше рейтингында безнең район шәһәр һәм авыл халкы булган районнар төркемендә беренче, ә Татарстанның барлык муниципалитетлары йомгак рейтингында Казаннан һәм Әлмәт районыннан соң өченче урын алды. Узган елда гына район үсешенә 8,7 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән.

Шәһәрдә генә түгел, ә күп кенә торак пунктларда да актив алып барылучы масштаблы төзелешләрдән чыгып, Лаеш районын үз үсешенең яңа этабында дип әйтергә була.

Бүгенге көндә Лаешта гына да бер үк вакытта берничә эре объект төзелеше һәм капиталь ремонт бара. Бу төзелешләрнең һәркайсы зур социаль әһәмияткә ия. Әле күптән түгел генә Лаешның соңгы елларда ипотека торагын сафка кертү интенсив алып барылган төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче әти-әниләр шушы ук микрорайонда төзелгән балалар бакчасы турында хыялланалар гына иде кебек. Узган елның августында Лаешта булган халык җыенында яшь әниләр үтенече район башлыгы Михаил Афанасьев тарафыннан хуплана. Ә җитди сөйләшүдән соң якынча дүрт айдан торак йортлар янәшәсендә төзүчеләр барлыкка килә. Узган елның декабрендә башланган төзелеш эшләре бер генә көнгә дә туктатылмый. Прораб Андрей Евстигнеев сүзләре буенча, эшчеләр графикны узып хезмәт куялар һәм объектны беренче августка, билгеләнгән сроктан бер ай алдан файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Бүген бинада эчке эшләр, аерым алганда, идәннәрне тарттырып ныгыту, стеналарга кафель ябыштыру тулы көчкә бара. 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасыннан ерак түгел социаль ипотека буенча 24 квартирлы йорт күтәрелә, үзәк хастаханәне капиталь ремонтлау дәвам итә. Ә 9 Май алдыннан төзүчеләр лаешлыларга тагын бер озак көтелгән бүләк ясадылар - 24 юыну урыны булган мунчаны файдалануга тапшырдылар.

Агымдагы ел авыл хезмәтчәннәре өчен дә өй туйларына бай булырга охшаган. Сокурыда һәм Олы Кабанда, мәсәлән, яңа балалар бакчалары төзү тиз темплар белән бара. Төзүчеләр тырышлыгы һәм үз вакытында финанслау нәтиҗәсендә яңа бакчалар бәләкәчләрне беренче сентябрьдә үк кабул итәчәк. Иң якын көннәрдә Каипыда яңа мәдәният учагы ачылу көтелә. Ә Хәерби һәм Кече Кабанда яшәүчеләр тиздән яңа ФАПларда медицина хезмәтләреннән файдалана алачак.

Соңгы елларда районның торак пунктларын республика һәм федераль социаль программалары кысаларында төзелгән күпквартирлы йортлар бизи. Лаеш, Габишево, Усадыда инде үз инфраструктурасы булган тулы микрорайоннар формалашкан. Быел да төзелеш темплары саклана. Алдагы көздә Столбищеда 66 квартирлы һәм Габишевода 60 квартирлы йортлар файдалануга тапшырылачак. Полиция участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплекслар төзү темпы көчәя. Мондый комплексларга күчү чиратында - Габишево, Кече Елга һәм Иске Пристань. Район яшьләрен шатландырыр нәрсә дә бар. Алар өчен даими рәвештә яңа спорт мәйданчыклары ачылып тора.

Татарстан Президенты Указы белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. 4 майда лаешлылар зур күләмле эшләр башкарып реконструкцияләнгән Җиңү паркын ачтылар. РУЭС каршында Державин исемендәге сквер төзекләндерелә, Горький урамында яңа парк төзү башланды.

Лаеш ягына килүче кунаклар безнең торак пунктларның елдан-ел яхшыруын билгеләп үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево