Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда махсус техника саны ике мәртәбә артты

Узган җомгада Лаешта елның бу фасылына хас гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча ко-миссиянең гадәти өйрәнүләре булды.

Әзерлек сызыгына 60 берәмлек техника куелган: янгын сүндерү машиналары, бульдозерлар, экскаваторлар, грейдерлар, тракторлар, зур йөк автомашиналары, автобуслар һәм хәтта "ашыгыч ярдәм" машиналары... Районның 20 дән артык оешмасы һәм предприятиесе - ГО һәм гадәттән тыш хәлләр, "Лаеш" МУП, Лаеш РЭСы, РУЭС, "Татавтодор", ветберләшмә, "Агрохимсервис", "Лаеш урманчылыгы" хезмәтләре язгы ташулар һәм янгын куркынычы булган чорга штаттан тыш хәлләр чыккан очракка булган мөм-кинлекләрен күрсәттеләр. Чагыштыру өчен: бер ел элек мондый өйрәнүләрдә 35 берәмлек техника катнашкан иде.

Узган бер ел эчендә смотрда катнашкан күп кенә хезмәтләр үз позицияләрен сизелерлек ныгытканнар, өлешчә "Лаеш" МУП, Лаеш РЭСында техника паркы яңартылган. Районда III тип янгын сүндерү-химик станциясе төзелде һәм эшли башлады, аны тәэмин итү өчен федераль бюджет исәбенә 13 берәмлек махсус техника сатып алынган. Боларның барысы әзерлек сызыгына куелган автомашиналар, тракторлар санын арттыру белән бергә аның сафын гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә бик тә кирәкле заманча техника белән тулыландыру мөмкинлеге бирә. Смотрда шактый яңа техника булуын район башлыгы Михаил Афанасьев та билгеләп үтте. Урман саклау хезмәтенең яңа снегоболотоходын ул шәхсән сынап карады. Бу супертехника өчен бернинди каршылык юк. Ул кар боткасыннан да, сазлыктан да җиңел үтә, урманнарның үтеп булмаслык урыннарында да үзенә юл сала. Хезмәтләр җитәкчеләре үз техникаларына кыскача характеристика бирделәр, экстремаль хәлләрдә хезмәт итү урыны турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Беренче сынау вакыты якынлаша. Дөрес, язгы кар сулары үзен ничек күрсәтер - әйтү кыен. "Күп нәрсә кар эрүгә бәйле. Җирдәге туң тирәнлеген дә истә тоту кирәк. Быел ул бер метрга якын. Ә бу кар сулары юл алуын катлауландырырга мөмкин", - дип кисәтте ГО һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Александр Аникин.

Кар суларыннан, язгы ташудан соң янгын чыгу куркынычы зур булган чор старт ала. Шуңа күрә смотрда урман саклауга зур игътибар бирелде. Урманнарны янгыннардан саклауда беренче тапкыр заманча янгын сүндерү-химик станция эшләячәк. Гадәттән тыш хәлләр очрагына районда көчле тавыш белән хәбәр итү системасы эшләнгән.

"Өйрәнүләр масштабына, хезмәтләрнең техника белән тәэмин ителеше, аларның штаттан тыш хәлләргә әзерлегенә бернинди кисәтү булмады. Мөһиме, кешеләрнең, техниканың бу әзерлеге даими булсын, - дип басым ясады район башлыгы Михаил Афанасьев. - Бу кирәкле сәгатьтә кирәкле урында булу өчен зарур".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: учения район готовность

2
X