Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Комбайн 2017” операциясе

Урып-җыю эшләре башлану алдыннан районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә "Комбайн" профилактикалау операциясе үткәрелә. Ул урак эшләре барышында ашлык урып-җыю техникасы иминлеген һәм аларның сакланышын тәэмин итү максатыннан үткәрелә. Комбайннарны үзара тикшерү буенча чаралар 2017 елның 14 августыннан 4 сентябренә кадәр уза. Практика күрсәткәнчә, ике районның дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальниклары катнашында...

Урып-җыю эшләре башлану алдыннан районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә "Комбайн" профилактикалау операциясе үткәрелә.

Ул урак эшләре барышында ашлык урып-җыю техникасы иминлеген һәм аларның сакланышын тәэмин итү максатыннан үткәрелә. Комбайннарны үзара тикшерү буенча чаралар 2017 елның 14 августыннан 4 сентябренә кадәр уза. Практика күрсәткәнчә, ике районның дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальниклары катнашында ашлык урып-җыю техникасын бергә сайлап тикшерүләренең урак өстендә нәтиҗәле булуы хак.

Түбәндәге мәсьәләләргә аеруча игътибар биреләчәк: ашлык урып-җыю комбайннарының дәүләт теркәве үтүе, техниканың техник карау үтүе, механизаторларда идарә итүгә категориясе белән таныклыгы булу. Моннан тыш, янгын сүндерү чараларының комплектлылыгы (янгын сүндергечләр, сулы савыт, көрәкләр, лом, җәймә һәм башкалар) тикшереләчәк. Яктырткыч һәм тавышлы приборлар төзеклеге, двигатель торышы һәм башка параметрлар да күз уңында булачак. Беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечка булу мәҗбүри шарт. Барлык бу чаралар урак эшләрен хәвеф-хәтәрсез үткәрүне тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X