Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Конкурста иң югары бүләкне Лаеш балалары алды

Мәскәүдә "Ради жизни на земле" халыкара конкурс-фестивальдә "Аз" ансамбле барысын шаккатырды. Монда СССРның барлык элекке союздаш республикаларыннан диярлек килгән яшь артистлар ярышты. "Конферанс" номинациясендә лаешлылар иң югары бүләкне алдылар - 1 дәрәҗә лауреат булдылар. Әлеге номинациядә катнашучылар арасыннан бары тик аларны гына гала-концертны алып баручылар роленә чакырдылар. Балаларга дипломнар һәм...

Мәскәүдә "Ради жизни на земле" халыкара конкурс-фестивальдә "Аз" ансамбле барысын шаккатырды.

Монда СССРның барлык элекке союздаш республикаларыннан диярлек килгән яшь артистлар ярышты. "Конферанс" номинациясендә лаешлылар иң югары бүләкне алдылар - 1 дәрәҗә лауреат булдылар. Әлеге номинациядә катнашучылар арасыннан бары тик аларны гына гала-концертны алып баручылар роленә чакырдылар. Балаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырдылар. Әмма жюри әгъзаларының берсе тарафыннан "Народное радио России" тапшыруында катнашу тәкъдиме иң шатлыклы бүләк булды.

-Чыгышларында "Аз" үзенең Лаештан икәнен ассызыклады. Мәскәүлеләрне мондый кечкенә шәһәргә шундый сәләтле балаларның каян килүе кызыксындырды, - дип тәэсирләре белән уртаклаша "Аз" ансамбле җитәкчесе Юлия Туркова. - Радиода без үзебез охшарга омтылган атаклы якташларыбыз турында сөйләячәкбез. Сүз Лаеш балалары, аларның шөгыльләре, мавыгулары турында барачак. Конкурс-фестивальгә баруда безгә район башлыгы Михаил Афанасьев бик зур ярдәм итте. Балаларның аның турында сөйләвен ишетеп мәскәүлеләрнең исе китте. Чөнки гадәттә үсмерләр үзләренең район башлыкларын белми бит. Без йөзгә кызыллык китермәдек һәм лаеклы чыгыш ясадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Лаишево Москва