Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан гаете мөбәрак булсын!

Лаеш районында яшәүче мөселманнар. Сезне ихлас күңелдән изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм! Бу бәйрәм дин тотучыларны исламның рухи чыганакларына мөрәҗәгать итүгә этәрә, дөньядагы бар диннәр өчен уртак булган югары әхлакый һәм кешелеклелек идеалларына: игелеклелек, шәфкатьлелек һәм гаделлеккә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли. Нәкъ шушы үзгәрмәс кыйммәтләр үсеп килүче буын өчен...

Лаеш районында яшәүче мөселманнар. Сезне ихлас күңелдән изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм!

Бу бәйрәм дин тотучыларны исламның рухи чыганакларына мөрәҗәгать итүгә этәрә, дөньядагы бар диннәр өчен уртак булган югары әхлакый һәм кешелеклелек идеалларына: игелеклелек, шәфкатьлелек һәм гаделлеккә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли. Нәкъ шушы үзгәрмәс кыйммәтләр үсеп килүче буын өчен әхлакый ориентир булырга тиеш, чөнки яшьләргә якын киләчәктә дәүләтебез һәм җәмгыятебез үсешенә үз өлешләрен кертергә туры киләчәк. Бу көннәрдә бар өметләр һәм уй-фикерләр Аллаһка юнәлтелгән, аның безгә киң күңеллелек күрсәтүенә, бердәнбер дөрес юлны табарга булышуына өметләнәбез.

Изге Корбан бәйрәме һәр гаиләдә һәм тулаем җәмгыятьтә рухи, әхлакый, традицион кыйммәтләр яңаруның тагын бер мизгеле булсын!

Сезгә, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга иминлек, нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә һәм Ватаныбыз иминлегенә юнәлтелгән бар башлангычларыгызда уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X