Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коррупцион җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгы көчәя

Дәүләт төрле коррупционерлар белән системалы төстә көрәш алып бара. 2016 елның 3 июленнән Федераль закон бу өлкәдәге җинаятьләр өчен җәзаларны катгыйландыру ягына үзгәрешләр кертте. Аерым алганда, РФ Җинаять кодексының 184 маддәсе - "Рәсми спорт ярышы яки тамашалы коммерциячел конкурс нәтиҗәсенә хокукка каршы тәэсир ясау", 204 маддәсе - "Коммерциячел сатып алу",...

Дәүләт төрле коррупционерлар белән системалы төстә көрәш алып бара. 2016 елның 3 июленнән Федераль закон бу өлкәдәге җинаятьләр өчен җәзаларны катгыйландыру ягына үзгәрешләр кертте.

Аерым алганда, РФ Җинаять кодексының 184 маддәсе - "Рәсми спорт ярышы яки тамашалы коммерциячел конкурс нәтиҗәсенә хокукка каршы тәэсир ясау", 204 маддәсе - "Коммерциячел сатып алу", 290 маддәсе - "Ришвәт алу" буенча үзгәрешләр кертелде. Алар акчаның, кыйммәтле кәгазьләрнең, башка милекнең турыдан-туры вазифаи затка (коммерциячел яки башка оешмада идарә итү функцияләре башкаручы зат) түгел, ә аның күрсәтмәсе буенча башка физик яки юридик затка тапшырылуы, яки аңа милек характерындагы хезмәтләр күрсәтелүе, яки башка милек хокуклары тәкъдим ителүе очракларын да җинаять дип табарга мөмкинлек бирә.

РФ ҖКның яңа 204,1 маддәсендә коммерциячел сатып алуда арадашчылык өчен, шулай ук коммерциячел сатып алуда арадашчылык вәгъдә итү яки тәкъдим ясау өчен дә РФ ҖКның 291,1 маддәсенә туры китереп җинаять җаваплылыгы билгеләнгән.

Шул ук вакытта коммерциячел сатып алу һәм анда арадашчылык өчен җаваплылык сатып алу предметы күләменә бәйле төстә дифференциацияләнә.

Шулай ук күләме 10 мең сумнан артмаган коммерциячел сатып алу, ришвәт бирү яки алу (вак коммерциячел сатып алу, вак ришвәтчелек) өчен дә җинаять җаваплылыгы билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X