Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коры үләнне ягу тыела

Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аларны үткәрү вакыты җитә. Кайбер җирдән файдаланучылар коры үләнне ягу практикасын куллана, моны авыл хуҗалыгы мәйданнарын чистартуның матди һәм хезмәт ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирүче иң гади алымнарның берсе дип саный. Бу ысулларның нинди зыян китерүе турында Россельхознадзорның ТР идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рәис...

Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аларны үткәрү вакыты җитә. Кайбер җирдән файдаланучылар коры үләнне ягу практикасын куллана, моны авыл хуҗалыгы мәйданнарын чистартуның матди һәм хезмәт ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирүче иң гади алымнарның берсе дип саный.

Бу ысулларның нинди зыян китерүе турында Россельхознадзорның ТР идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рәис Кадыйров белән сөйләшәбез.

Рәис Мидхәтович, янгыннан соң яңа үлән тизрәк үсә, туфрак көл белән ашлана дигән хорафат яшәп килә? Бу шулаймы?

-Бу ялгыш караш. Үлән янгыннары туфракның уңдырышлылыгы сизелерлек кимүгә китерә. Әлеге янгын туфрактагы туклыклы минераль матдәләр күләмен арттырмый - ул бары аларны коры үләннән азат итә, үсемлекләр туклануы өчен шартлар тудыра. Әмма шул ук вакытта азот кушылмалары югала. Үсемлекләрдә тупланган азот запаслары атмосферага оча, күпчелек үләннәр һәм куаклар өчен юкка чыга. Үсемлекләрнең черегән өлешләреннән барлыкка килүче туфракның үле органик матдәсе дә янып бетә. Ә бу туфрак уңдырышлыгы кимүгә китерә.

Коры үләнне ягу тагын нинди тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

-Кагыйдә буларак, янгыннан соң чирәмнең һәм тамыр янындагы үремнәрнең шактый күп һәм авыр сүнүче өлеше кала, ул чери башлый. Табигатьтә бу көзен, көннәр җылы тормаганда була. Җәен исә черү гөмбәләрнең кискен үсешен китереп чыгара. Алар зур күләмдә әче матдәләр бүлеп чыгаралар, ул матдәләр исә тамырлар үсә торган катламга эләгә. Нәтиҗәдә үлән янган территориядә туфракның ярлылануы һәм әчеләнүе килеп чыга.

Коры үләнне ягу үсемлекләр өчен генә куркынычмы?

-Авыл хуҗалыгы мәйданнарын ягу торак пунктлар һәм җитештерү объектлары өчен аеруча куркыныч. 2015 ел азагында РФ Хөкүмәте РФда янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Аларга ярашлы төстә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә коры үсемлекләрне, камылны һәм башка калдыкларны яндыру, басуларда учаклар ягу тыела. Шулай итеп, коры үләнне яндыручы затлар бозучылар булып торалар һәм закон белән билгеләнгән административ җаваплылыкка тартылырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X