Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Котлау

Мәхәббәт һәм зирәклек өчен рәхмәт Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу көнне хатын-кызларга ярату, игътибар һәм хөрмәтне бар тулылыгы белән күрсәтү кабул ителгән. Табигать сезгә тиңсез матурлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел җылылыгы һәм бирелгәнлек, тормыш зирәклеге һәм искиткеч түземлек биргән. Сез гаилә учагын саклыйсыз,...

Мәхәббәт һәм зирәклек өчен рәхмәт

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Бу көнне хатын-кызларга ярату, игътибар һәм хөрмәтне бар тулылыгы белән күрсәтү кабул ителгән.

Табигать сезгә тиңсез матурлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел җылылыгы һәм бирелгәнлек, тормыш зирәклеге һәм искиткеч түземлек биргән.

Сез гаилә учагын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешәсез, шул ук вакытта яшь һәм искиткеч булып кала бирәсез. Без нәкъ менә россияле хатын-кызларның дөньяда иң чибәрләр дип танылуы белән горурланабыз һәм сез үзегезне иң бәхетле дип хис итсен өчен мөмкин булганның барын эшләргә әзер.

Сезгә бәхет һәм яхшы кәеф, йортыгызда тынычлык һәм ярату, эшегездә уңышлар һәм шатлыклар телим. Бәйрәм кәефе, чәчәкләр һәм игътибар сезне беркайчан ташламасын һәм һәр яңа көн сезгә шатлык алып килсен.

Бәйрәм белән!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район поздравление