Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Котлау

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлыйм! Без сезнең белән яңа, 2016 ел бусагасында. Календарь безгә мондый истәлекле һәм гадәти булмаган төнне елга бер генә бүләк итә. Бу төнне без бер елны озатабыз һәм шунда ук яңасын каршылыйбыз. Яңа ел бәйрәмнәре безнең һәркайсыбыз өчен...

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлыйм!

Без сезнең белән яңа, 2016 ел бусагасында. Календарь безгә мондый истәлекле һәм гадәти булмаган төнне елга бер генә бүләк итә. Бу төнне без бер елны озатабыз һәм шунда ук яңасын каршылыйбыз.

Яңа ел бәйрәмнәре безнең һәркайсыбыз өчен гаилә учагы җылысы, могҗиза көтү һәм киләчәккә өмет белән тулы. Без аларны хаклы төстә иң шәхси һәм гаиләнеке дип саныйбыз. Гаиләбез белән бергә, Кремль курантлары сугуын көтеп, теләкләр телибез һәм йөрәкләребез могҗизалар көтү тылсымы белән тула!

Яшенә, һөнәренә карамастан, һәркем могҗизага ышана! Киләсе елда барысы да яхшырак, җылырак, бәхетлерәк булыр дип өметләнә! Шулай булырга тиеш тә.

Әлеге яңа ел алдының соңгы көннәрендә сезгә сәламәт оптимизм һәм яхшылыкка ышаныч телим! Сезнең тирә-ягыгызда ышанычлы дуслар һәм юлдашлар булсын, ә йөрәкләрегездә өмет, ышаныч, мәхәббәт, игелек эшләргә һәм әйләнәдәгеләргә шатлык бүләк итәргә омтылу яшәсен. Йортларыгыз мәхәббәт һәм шатлык белән тулылансын! Гаиләгездә иминлек һәм җылылык хөкем сөрсен! Яңа елда яңа офыклар ачылсын, яңа биеклекләр буйсынсын! Хыяллар тормышка ашсын, ә билгеләнгән максатлар реаль чагылыш тапсын! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район поздравление