Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Котлау

Хөрмәтле Лаеш районы полиция хезмәткәрләре! Хөрмәтле эчке эшләр органнары ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне белән котлыйм! Сезнең фидакарь хезмәтегез - җәмгыятьтәге тотрыклылык нигезе, Лаеш районы кешеләренең иминлеге, сәламәтлеге һәм тынычлыгы гарантиясе. Бүген полиция алдында җаваплы бурычлар тора - бу гражданнар хокукларын...

Хөрмәтле Лаеш районы полиция хезмәткәрләре! Хөрмәтле эчке эшләр органнары ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне белән котлыйм!

Сезнең фидакарь хезмәтегез - җәмгыятьтәге тотрыклылык нигезе, Лаеш районы кешеләренең иминлеге, сәламәтлеге һәм тынычлыгы гарантиясе.

Бүген полиция алдында җаваплы бурычлар тора - бу гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, алар милкен нәтиҗәлерәк саклау, коррупциягә кискен каршы тору.

Җинаятьчеләр белән көрәштә, гражданнар намусы, дәрәҗәсе һәм иминлеге сагында сезнең иң яхшы сыйфатларыгыз - көч һәм игелек, кыюлык һәм фидакарьлек чагыла.

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, хезмәтегездә, һөнәри һәм гражданлык бурычыгызны үтәүдә уңышлар телим!

Хөрмәт белән Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево поздравление

2
X