Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Котлаулар кабул иттеләр

Лаеш районы мәдәният өлкәсе вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Алар өчен концерт программасы һәм тантаналы өлеш район мәдәният йортында булды. Тиз арада тамашачылар игътибарын җәлеп иткән креатив конферансье Марсель Әхмәтов котлау өчен сүзне Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка тапшырды. -Клубны төзүгә караганда аны эчтәлек белән тутыру мөһимрәк. Мәдәният учреждениеләре...

Лаеш районы мәдәният өлкәсе вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Алар өчен концерт программасы һәм тантаналы өлеш район мәдәният йортында булды.

Тиз арада тамашачылар игътибарын җәлеп иткән креатив конферансье Марсель Әхмәтов котлау өчен сүзне Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка тапшырды.

-Клубны төзүгә караганда аны эчтәлек белән тутыру мөһимрәк. Мәдәният учреждениеләре - ул стеналар һәм стеллажлар гына түгел. Ул, барыннан да бигрәк, районның мәдәни тормышы үсешенә зур өлеш кертүче кешеләр. Каравон фольклор фестивале һәм Державин укулары районның мәдәният брендлары булып тора. Һәм без хөрмәтле якташларыбыз тырышлыгы белән әлеге чараларның бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелүе белән горурланабыз.

Районның мәдәни үсешенә өлеш кертүләре һәм озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Михаил Павлович мәдәният хезмәткәрләрен Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Киләсе чыгыш ясаучы алдыннан Алмаз Якупов тавышы концерт программасын бизәде. Район мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев, үз чиратында, китапханәчеләрне, клуб мөдирләрен һәм музей хезмәткәрләрен котлады һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Бию попуррие көчле алкышларга күмелде: төньяк шаманын шаян егет алыштырды, дәртле тау егетеннән соң "мажор" барлыкка килде. Бу әверелешләрнең барысын да Татарстанның атказанган артисты Шамил Галиев бик оста башкарды.

Котлауларны районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Любовь Кузьмина дәвам итте. Ул район китапханәләре хезмәткәрләрен Җиңүнең 70 еллыгына иң яхшы куелган эшкә смотр-конкурста актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары белән билгеләде.

Концертны вокаль чыгышы белән Илдар Әхмәтов дәвам итте, аннан соң алып баручы сүзне Г.Державин исемендәге музей директоры Фәридә Мортазинага тапшырды.

-Сезнең барыгызга да безнең музей экспозицияләрен яңартуда ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт. Без бергәләп бик зур һәм кирәкле эш башкарабыз, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында, - аның тарихын күрсәтеп, анда яшәүче халыкларның үзенчәлекле иҗатын чагылдырып, үзебезнең уникаль һәм кабатланмас Лаеш ягын данлыйбыз һәм аны халыкара туристлык өлкәсенә кертәбез.

Алинә Нәгыймуллина тамашачыларны ягымлы вокаль композиция белән таң калдырды. Аннан соң барысын да һөнәри бәйрәм белән халыкка киновидео- хезмәт күрсәтү буенча директор Артур Гарипов котлады. Юлия Плескач "Шопен" номеры белән чыгыш ясады. Аннан соң Шамил Галиевның ковбой биюе башкарылды, аның дәвамында биюче беренче рәттәге тамашачылар белән исәнләшергә һәм лассо элмәгенә матур блондинканы эләктерергә өлгерде. Илдар Әхмәтов башкаруындагы композиция дә көчле алкышларга күмелде, ә аннан соң мәдәният хезмәткәрләре өчен концерт программасы салмак кына бәйрәм фуршетына күчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район культура поздравления