Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыш карга күмде

Гыйнварда кар катламы көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Бу айда район территориясендә яуган явым-төшемнең айлык нормасы инде үтәлгән. Һәм, синоптиклар фаразы буенча, күк канцеляриясе куркыныч метеорологик күренешләрне аз әзерләми әле. Кар әсирлегенең шактый сынаулар әзерләү куркынычы бар. Игенчеләр генә һава торышына зарланмый: чөнки басуларда кар никадәр күбрәк, икмәк тә шулкадәр күбрәк...

Гыйнварда кар катламы көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Бу айда район территориясендә яуган явым-төшемнең айлык нормасы инде үтәлгән. Һәм, синоптиклар фаразы буенча, күк канцеляриясе куркыныч метеорологик күренешләрне аз әзерләми әле.

Кар әсирлегенең шактый сынаулар әзерләү куркынычы бар. Игенчеләр генә һава торышына зарланмый: чөнки басуларда кар никадәр күбрәк, икмәк тә шулкадәр күбрәк булачак. Ә менә юл хезмәте, коммуналь хуҗалык, җирле хакимият өчен бу кышкы көннәрдә юллар торышы - алар эшенең иң мөһим күрсәткечләренең берсе.

-Безнең коллектив федераль һәм территориаль әһәмияттәге 200 километрдан артыграк юлга хезмәт күрсәтә. Көчле кар һәм буран вакытында оператив төстә тәүлек әйләнәсе эш режимына күчәбез, - дип кар көртләре белән көрәш буенча хәлгә аңлатма бирә Чирпы юл участогы начальнигы Марат Галимов. - Беренче чиратта хәрәкәт күп булган трассаларда, аерым алганда, Лаешка керү урыннарында юлларны чистартуны оештырабыз. Мондый көннәрдә бер генә техника да тик тормый. Әлбәттә, ватылуларсыз да булмый. Әмма ремонт белән тоткарланмаска тырышабыз. Һава торышы яхшырганнан соң да әле безгә озак вакыт күп кар яву нәтиҗәләре белән көрәшергә туры киләчәк. Менә бүген дә машина йөрү өлешен чистарту белән параллель төстә юлларны норматив хәлгә китерәбез, юл кырыйларын, автопавильоннарны, юл билгеләре тирәсендәге территорияне кардан чистартабыз.

Бу көннәрдә торак пунктлар эчендә дә юлларны чистарту буенча эшләр җитәрлек. Сүз уңаеннан, узган ялларда һәм бу атна башында барлыкка килгән кар көртләре икенче дәрәҗәдәге урамнарда транспорт хәрәкәтен элеккечә кыенлаштыра.

Кар көртләренең юлларда аварияләр санын арттыруын барлык машина йөртүчеләр белә. Шуңа да карамастан, мондый көннәрдә кая да булса барудан һәркем дә баш тарта алмый. Быел безнең районда юл-транспорт вакыйгалары исәбен чит ил машинасы йөртүче ачты: Егорьево янында ул автомобильгә идарәне югалта һәм электр тапшыру линияләре баганасына бәрелә. Нәтиҗәдә якын-тирә торак пунктлардагы йөзләрчә йорт утсыз кала. Һәм бары тик Лаеш РЭСы авария бригадасының оператив гамәлләре аркасында гына электр энергиясен тапшыруны шул ук көнне җайга сала алалар. Ә икенче көнне энергетиклар зыян күргән багананы алыштыралар.

РЭС начальнигы Наил Бахтиозин сүзләре буенча, алар коллективы өчен көзге-кышкы чор - үзенчәлекле чор. Монда аңа җәйдән әзерләнәләр. Электр тапшыру линияләренә, трансформаторларга планлы ремонт үткәрәләр һәм хезмәт күрсәтәләр. Болар барысы да табигать шартларына бәйсез төстә ел дәвамында электр энергиясен тапшыруны өзеклекләрсез тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көнгә түбәдән кар төшү аркасында чыбыклар өзелү сәбәпле гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре теркәлгән. Штаттан тыш очракка энергетиклар белгечләр һәм авария бригадасы дежурлыгы графигы төзиләр.

Бары тик эшнең шундый принцибы гына бүген авралларны һәм бәхетсезлек очракларын алдан күреп эш итәргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район снег дороги