Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзге әкияттә кунакта

Рәхмәтле тамашачылардан уннарча уңай бәя - бу көннәрдә район мәдәният йортында үтүче "Көзге әкият" иҗади күргәзмәсенең нәтиҗәсе шундый. Ә лаешлыларны үз иҗатлары белән Лаешның 2 нче мәктәбе өченче сыйныф укучылары шатландырды. Яшь булуларына карамастан, балалар декоратив-гамәли сәнгать серләрен уңышлы үзләштерәләр. Тәҗрибәле педагог Наталья Суханова һәм үз эшенең остасы Людмила Кошенкова...

Рәхмәтле тамашачылардан уннарча уңай бәя - бу көннәрдә район мәдәният йортында үтүче "Көзге әкият" иҗади күргәзмәсенең нәтиҗәсе шундый.

Ә лаешлыларны үз иҗатлары белән Лаешның 2 нче мәктәбе өченче сыйныф укучылары шатландырды. Яшь булуларына карамастан, балалар декоратив-гамәли сәнгать серләрен уңышлы үзләштерәләр. Тәҗрибәле педагог Наталья Суханова һәм үз эшенең остасы Людмила Кошенкова җитәкчелегендә иҗат түгәрәкләрендә, технология дәресләрендә өйрәнүләр эзсез үтми. Моны күргәзмәгә куелган һәр экспонат диярлек раслый. Балалар параллель төстә нәфис сәнгатьнең берничә төрен үзләштерәләр. Иң соңгы казанышлары дип алмаз белән чигүне, сөйлән белән эшләүне, оригамины атарга була.

-Балаларның мондый мавыгуы аларның иҗади потенциалы үсешенә этәргеч бирә. Балалар түгәрәкләргә күпләп йөри башлагач, сыйныфта өлгереш сизелерлек күтәрелде, тәртип яхшырды, - ди сыйныф җитәкчесе.

Остазлары әйтүе буенча, балаларга күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Алар иҗади юлның башында торалар. Бу яшь рәссамнарның соңгы күргәзмәсе булмас һәм лаешлылар әкият дөньясы белән әле бер генә очрашмаслар дип өметләник.

Күргәзмәне оештыручы - А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены һәм балалар тернәкләндерү үзәге - сәләтле балаларны кыйммәтле бүләкләр белән билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка Лаишево