Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш чыршысы ачылу

Шәһәрнең төп чыршысын ачу булды. Лаешлылар һәм район башкаласы кунаклары 26 Партъсезд урамындагы мәйданга җыелдылар. Бәйрәмнең төп тамашачылары һәм катнашучылары, әлбәттә инде, балалар иде. Күпсанлы кар фигуралары хоккей кырын уратып алган. Аның үзәгендә софитлар матур иткп бизәлгән төп сәхнәне яктырта. Балалар төркеме яңа ел алды тантанасы башлануны көтеп тегендә-монда йөренә....

Шәһәрнең төп чыршысын ачу булды. Лаешлылар һәм район башкаласы кунаклары 26 Партъсезд урамындагы мәйданга җыелдылар.

Бәйрәмнең төп тамашачылары һәм катнашучылары, әлбәттә инде, балалар иде.

Күпсанлы кар фигуралары хоккей кырын уратып алган.

Аның үзәгендә софитлар матур иткп бизәлгән төп сәхнәне яктырта.

Балалар төркеме яңа ел алды тантанасы башлануны көтеп тегендә-монда йөренә.

Тамаша "Сәйдәш" бию коллективы чыгышы белән башланды.

Эстафетаны роботлар кабул итеп алды. Ялтыравыклы киемле "Джидай"лар һаваны лазер кылычы белән кискәләп кульбитлар башкарды.

Фигуристлар өчлеге тимераякта бозсыз гына шуу буенча осталык сәгате күрсәтте.

Күптән көтелгән, синоптиклар вәгъдә иткән декабрь кары барыбер кирәкле күләмдә яумады. Шуңа күрә атлар җигелгән чана урынына исләре киткән тамашачылар алдында "тимер ат" пәйда булды.

Кыш бабай һәм аның оныгы югалып калмадылар һәм бик тә оригиналь төстә килеп керделәр.

Бәйрәм "Сәйдәш" ансамбленең дәртле биюе белән дәвам итте.

Мавыктыргыч тамашаларга да карамастан, иң энергияле балалар да бераз туңып китте.

Мәйданда барганнарга кызыксыну уятып, тамашачыларга fire show (ут шоуы) тәкъдим иттеләр.

Хәрәкәтләнеп җылынсыннар өчен алып баручылар балаларны уенга җәлеп итте.

Өлкәннәр балалары белән бергә алып баручылар хәрәкәтләрен бик теләп кабатладылар.

Җыелганнарны Яңа ел чыршысы ачылу белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов бүләкләү тантанасына күчте.

Офис бинасының иң яхшы яңа ел бизәлеше конкурсында җиңгән оеөмаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәм салюты башлануын хәбәр итте.

Катнашучылар баш очында күк күз явын алырлык булып фейерверк балкыды.

Әти-әниләр һәм балалар озак көтелгән салютның төрле якка таралучы очкыннарын сокланып күзәтте.

Узган тамашадан канәгать калган балалар кар фигуралары янында бик теләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район открытие елки