Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш көрәшчеләре командасы лидерлар өчлегендә

Билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җанатарлар Лаешлы спортчыларны алкышлады. Безнең якташлар өчен җан атарлык та иде. Базарлы Матак билбаулы көрәш буенча республика үзәге булды: турнирга 22 команда килде. 12-14 яшьлек 170 тән артык үсмерләр һәм кызлар мондый беренче турнирда катнашты. Ике көн дәвамында киеренке көрәш барды. Инсаф Маннапов һәм Дәниф...

Билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җанатарлар Лаешлы спортчыларны алкышлады. Безнең якташлар өчен җан атарлык та иде.

Базарлы Матак билбаулы көрәш буенча республика үзәге булды: турнирга 22 команда килде. 12-14 яшьлек 170 тән артык үсмерләр һәм кызлар мондый беренче турнирда катнашты.

Ике көн дәвамында киеренке көрәш барды. Инсаф Маннапов һәм Дәниф Гарипов алтын медаль яулап, җиңүче булдылар. Рамазан Сибгатуллин, Рифат Галәвов һәм Нурислам Шәрәфиев өйгә бронза медальләр алып кайтты.

Классик стильдә гомумкоманда исәбендә лаешлылар икенче урын алдылар. Үсмерләр белән Фәрит Гаязов, Риназ Гарипов һәм Илнур Гарипов шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Первенство РТ борьба на поясах Базарные Матаки