Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы христианнары Гайсә тууны каршы алдылар

Бүген, 6сыннан 7 гыйнварга каршы төндә, барлык мәхәллә православныйлары иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе - Гайсә тууны каршыладылар. Аның әһәмияте шулкадәр зур ки, хәтта безнең календарь да Гайсэ туган көннән башлана. Лаеш районы территориясендә 15ләп православие чиркәве эшләп килә. Алар арасында Лаештагы Могҗизалар тудыручы Николай һәм София, Столбищедагы Могҗизалар тудыручы Николай...

Бүген, 6сыннан 7 гыйнварга каршы төндә, барлык мәхәллә православныйлары иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе - Гайсә тууны каршыладылар. Аның әһәмияте шулкадәр зур ки, хәтта безнең календарь да Гайсэ туган көннән башлана.
Лаеш районы территориясендә 15ләп православие чиркәве эшләп килә. Алар арасында Лаештагы Могҗизалар тудыручы Николай һәм София, Столбищедагы Могҗизалар тудыручы Николай гыйбадәтханәләре кебек борынгылары да,
Рождествено авылындагы чиркәү кебек күптән түгел төзелгәннәре дә бар.

Күпчелек гыйбадәтханәләрдә Раштуа гыйбадәтләре 6 гыйнварда кичен сәгать 11дә башланды. Вакыт соң һәм урамда салкын булуга карамастан, кешеләр гыйбадәтханәләргә Раштуаны данларга килделәр.


Мәсәлән, Лаешта гыйбадәтханәләр янында машина куяр урын табу кыен булды - бар урыннар да тулы иде.
Кешеләр иминлеге максатыннан гыйбадәтханәләр янында полиция һәм янгыннан саклану хезмәткәрләре дежур торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Рождество