Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы инвесторлар җәлеп итә

Россиядә килеп туган гади булмаган икътисади шартларга карамастан, Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республикага инвестицияләр тартуны тәэмин итә. Татарстанга төпле партнер буларак ышаналар, шуңа күрә яңа җитештерү объектлары кризиста да ачыла. Ә Лаеш районы уртак уңышка шактый зур өлеш кертә. Бүген безнең икътисад төрледән төрле өлкәдә югары табыш бирә торган технологик бизнес...

Россиядә килеп туган гади булмаган икътисади шартларга карамастан, Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республикага инвестицияләр тартуны тәэмин итә. Татарстанга төпле партнер буларак ышаналар, шуңа күрә яңа җитештерү объектлары кризиста да ачыла. Ә Лаеш районы уртак уңышка шактый зур өлеш кертә.

Бүген безнең икътисад төрледән төрле өлкәдә югары табыш бирә торган технологик бизнес булдыру өчен гаять күп мөмкинлек бирә. Бу планда Лаеш районы уңайлы позициядә тора: аның җитәрлек экологик һәм ресурс потенциалы бар, киләчәк үсеш өчен бөтен мөмкинлекләргә ия. Инвестицияләр җитештерү базасын киңәйтергә, инфраструктураны ныгытырга, яңа эш урыннары булдырырга, районны төзекләндерергә, мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үстерергә һәм башка күп нәрсәләр эшләргә ярдәм итәләр.

Безнең территориядә Идел-Кама Дәүләт табигать-биосфера тыюлыгы урнашкан. Анда республиканың хайваннар дөньясы киң тәкъдим ителгән, аеруча сакланучы күлләр бар. Районда 27 мәдәни һәм архитектура һәйкәле сакланган. 24 чиркәү һәм собор комплексы, 18 мәчет бар. Болар барысы да туристлык өлкәсенә кертемнәргә этәргеч булып тора.

Тикшеренүләр үткәрү һәм эшләнмәләр өстендә эшләү, тәҗрибә үрнәкләре булдыру һәм югары технологияле продукция җитештерү өчен шартлар тәэмин итү максатыннан мәйданы 102 га булган "Иннополис" аерым икътисади зонасы булдырыла. Ул шулай ук инвесторлар җәлеп итәчәк. Быелның февралендә "ИНВЕНТ" Технополисы территориясендә Рөстәм Миңнеханов катнашында химик технологияләр өлкәсендә инвестицияләр күләме 620 миллион сум булган төбәк инжиниринг үзәге ачылды. Ул яңа технологияләр эшләү, республиканың нефтехимик предприятиеләре өчен полимерлар һәм компаундлар җитештерү буенча уникаль үзәк. Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында 260 гектар мәйданда Идел буе инфраструктура комплексы төзү планлаштырылган. Ә узган атнада булачак WorIdSkiIIsArena күргәзмә залы нигезенә капсула салу булды.

Усадыда "ICL-КПО ВС" компаниясенең җитештерү объектларын этаплап төзү бара. Төзелеш бәясе инженерлык инфраструктурасын да исәпкә алып 880 миллион сум тәшкил итә. Быел шулай ук 75 га мәйданда Азәрбайҗан инвесторлары тарафыннан Олы Кабан авыл җирлеге территориясендә логистик үзәк белән сок җитештерү буенча завод төзү планлаштырылган. Проектның инвестицияләр күләме 1 миллиард сумнан артып китә.

Лаеш районы эшләп торучы сәнәгать мәйданчыклары саны буенча лидер. Бишесе эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра инде ("Сокуры", "Лаеш", "Татар Янтыгы", "Никольский", "Рождествено"), тагын өчне булдыру планлаштырыла ("Тулпар Аэро Групп", "Хәерби" һәм "Ферекс-Лаеш").

Потенциаль инвесторлар өчен уңышлы бизнес алып баруның уңай шартлары тудырылган: мәсьәләләрне оператив хәл итү, процессларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү, ачык диалогларда катнашу. Безнең районны бизнесның нәтиҗәле, тотрыклы һәм куркынычсыз, яңа җитди проектлар өчен ачык булуы кызыксындыра. Шуңа күрә район җитәкчелеге хезмәттәшлекнең үзара файдалы шартларын һәм кызыклы бизнес-идеяләрне гамәлгә ашыруда һәр яклы ярдәм - оештыру нигезләреннән салым ташламаларына кадәр, тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево